3 апрельдә уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф. «Милосердия» үзәгендә реабилитация үтүче яшүсмерләр өчен «Канатлы һәм каурыйлы» дигән әңгәмә үткәрде. Чарада балалар кошларның тормышы һәм күптөрлелеге, аларның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле, кошларны саклау проблемалары белән таныштылар.
3 апрельда С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәт булырга телибез» конкурс-уен программасы уздырды. Ул балаларга көн режимын үтәүнең мөһимлеге, шәхси гигиена кагыйдәләре турында сөйләде, «витаминнар» төшенчәсе белән таныштырды һәм аларның нинди продуктларда булуын аңлатты. Балалар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
2 апрель көнне, Халыкара балалар китабы көнендә, С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 2в сыйныфы укучылары өчен китапханәче Алевтина Асанова китапханә буйлап экскурсия һәм «Тылсымлы китаплар дөньясы» конкурс-уен программасы үткәрде. Чара барышында балалар бу көннең ел саен 2 апрельдә, әсәрләре балалар әдәбиятының классикасына әверелгән бөек әкиятче Һанс Христиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелүен белделәр. Шулай ук аның биографиясендәге кызыклы фактлар һәм мөһим вакыйгалар белән таныштык. Балалар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда актив катнаштылар, үзләрен чын мәгънәсендә әкият белгечләре итеп күрсәттеләр.
2025 елның 2 апрелендә тренер Регина Ишкельдина сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча әңгәмә үткәрде.
2025 елның 2 апрелендә медицина хезмәткәре Гөлүсә Галиәхмәтова «Язгы чорда витаминнар» дигән темага әңгәмә үткәрде.