Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
4 март көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д. 4нче урта мәктәпнең 9 «б» сыйныфы укучылары өчен «Ана йөрәге җылысы» дигән әдәби-шигъри сәгать үткәрде.
Болытлы. Төнлә бераз кар ява.
Көндез кар, юеш кар, урыны белән яңгыр ява.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка 5-10 м/с ка күчә, көндез урыны белән тизлеге 14 м / с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚.
Көндез максималь температура 0..+3˚.
Юлларда бозлавык, көндез кар боткасы.
Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә, аның девизы 2025 елда түбәндәгечә игълан ителгән: «тотрыклы яшәү рәвешенә Гадел күчү» – «A Just Transition to Sustainable Lifestyles».
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Үзәк китапханәдә, «Современница» хатын-кызлар клубында катнашучылар өчен, клуб җитәкчесе Пахомова В.Г. «Мәхәббәт, яз һәм матурлык турында», дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләп үткәрде. Чара барышында хатын-кызлар турында шигырьләр, җырлар, танылган персонажлардан шаян котлаулар яңгырады. Төрле викториналар, уеннар, конкурслар күңелле бәйрәм кәефе тудырды.
5 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язлар матур хатын-кызлар белән” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Биредә дәваланучылар “Умырзая”, “Роза чәчәге” төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. Язга багышланган татар халык мәкальләре, сынамышлар белән таныштылар. Шагыйрә Р.Вәлиева, якташ шагыйрә Н.Сәгъдиева, М.Мәрданованың язга багышланган шигырьләрен тыңладылар. Видео-язмадан татар халкының иң мәшһүрхатын-кызлары белән таныштылар.
2025 елның 4 мартында Кукмара муниципаль районының «Зур Кукмара урта мәктәбе» МБМУ базасында «һәр почмакка Чиста булачак» проектының икенче сезонын гамәлгә ашыру кысаларында беренче экологик агарту форумы узды. Форумда районның 33 мәгариф оешмасыннан 85 экоактивист катнашты. Чараны 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларыннан файдаланып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы оештыра.
Халыкка белешмәлек
шартлаткыч җайланма булырга мөмкин шикле предмет табылганда.
БПЛА һөҗүме очрагында үзеңне ничек тотарга