ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

20 нче февраль көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда якташыбыз, рәссам, Татарстан Республикасының рәссамнәр берлеге әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевның “Әйтер сүзләр калган әле...” дигән шәхси күргәзмәсен ачу һәм иҗат кичәсе үткәрелде. Әлеге чарага Мәхмүт аганың иҗатын яраткан, үзен якын иткән, гомумән сәнгатькә гашыйк кешеләр җыелган иде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы килгән кунакларны Мәхмүт Исмәгыйлевның тормышы, иҗаты, рәссам һәм шагыйрь буларак иҗат үзенчәлекләре белән тирәнтен таныштырды. Әлеге чарага килгән һәркем Мәхмүт Исмәгыйлевның  күргәзмәсе белән танышып, аның иҗаты турында үз фикерен җиткерде.

Шулай ук әлеге кичәдә районыбызның балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар, музыка мәктәбе укытучылары, авылдашы Зөлфия ханым тарафыннан җырлар башкарылды. Китапханәчеләр һәм актив китап укучылар Мәхмүт Исмәгыйлев иҗат иткән шигырьләр белән килгән кунакларны таныштырдылар.

19 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне алдыннан 4 нче урта мәктәпнең 8 Б сыйныфы укучылары өчен китапханәче Пахомова В.Г., «Армия калейдоскобы» дигән викторина үткәрде.

19 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Ләйсән” балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен Фирдания Закирова «Туган телем – иркә гөлем!» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул балаларны туган тел көне тарихы, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты китаплары белән таныштырды. Балалар төрле уеннарда катнашты, табышмаклар чиште, “Туган тел” җырын башкарды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

20 февраль көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Ч.Т. Айтматов исемендәге №1 гимназияның 9 «б» сыйныф укучылары өчен, уку залы китапханәчесе  Заһидуллина Г.,«Бөек Ватан сугышы» дигән ителлектуаль уен уздырды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

Самара өлкәсендә яшәүче мошенниклык өчен хөкем ителәчәк


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

19 февраль көнне, китапханә хезмәткәре Пахомова В.Г., «Пушкин картасы» проекты кысаларында 4 нче номерлы урта мәктәбе 8 «Б» сыйныф укучылары өчен, «Әдәбият белгечләре» интеллектуаль уены үткәрде.

21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназияның 7 а сыйныф укучылары өчен “Тел дигән дәрья бар” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы укучыларны килгән кунакларны әлеге бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде.  Тел турында викторина, блиц опрос үткәрелде. Мәкаләне дәвам ит, табышмакның җавабын тап, шигырьнең исемен бел кебек конкурсларда укучылар бик актив катнаштылар. “Салават күпере” иҗат берләшмәсеннән Розалия Яппарова, Харис Мостафин, Мәгъмүрә Мәрдановалар үзләренең тел турындагы шигырьләрен укыдылар, укучыларга туган телне саклау буенча киңәшләрен бирделәр.

21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназияның 7 а сыйныф укучылары өчен “Тел дигән дәрья бар” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы укучыларны килгән кунакларны әлеге бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде.  Тел турында викторина, блиц опрос үткәрелде. Мәкаләне дәвам ит, табышмакның җавабын тап, шигырьнең исемен бел кебек конкурсларда укучылар бик актив катнаштылар. “Салават күпере” иҗат берләшмәсеннән Розалия Яппарова, Харис Мостафин, Мәгъмүрә Мәрдановалар үзләренең тел турындагы шигырьләрен укыдылар, укучыларга туган телне саклау буенча киңәшләрен бирделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International