21февраль көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк китапханәдә, “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган, “Ярдәмең берлән синең ” дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Чарага килгән кунаклар “Туган тел”, “Яшьлек “төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. Шагыйрь Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова шигырьләрен сөйләделәр, ретро җырлар башкардылар. Якташ шагыйребез, “Килегез Кукмарага” китабы авторы Харис абый Мостафин туган телгә багышланган шигырьләрен укып үтте. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова, күренекле җырчы Рәшит Ваһапов репертуарындагы “Умырзая” җырын башкарды. Чара ахырында килгән кунаклар бергәләп татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар.
Кукмарада ир-атны әтисен үтерү белән янаган өчен хөкем итәчәкләр
2025 елның 23 февралендә һәвәскәр командалар арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хоккей турниры булды. Турнирда «Единство»,«Олимп» Кукмарадан, Зур Кукмараның «Большак» командалары катнашты.
2025 елның 21-22 февралендә Кукмарадан «Ягуар» һәм Кирово-Чепецк шәһәренең «Олимпия» командалары арасында 2014 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчлары узды.
Аязучан болытлы һава. Башлыча явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -13..-18, төньякта аязганда -23 кадәр.
Көндез максималь температура -6..-11˚.
Юлларда бозлавык.
2025 елның 20 февралендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары буенча «Олимп» спорт мәктәбе беренчелеге узды.
2025 елның 19 февралендә яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышларының республика этабының зона уеннары 2008-2009 елгы командалар арасында узды.
21 февраль - Туган тел көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Гөрләвек” балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия һәм «Туган телем — кунелем теле» дигән туган тел бәйрәме үткәрде. Ул бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты китаплары, фольклорның төрле жанрлары: мәкальләр, санаулар, такмаклар, тиз сөйләмнәр белән таныштырды. Балалар табышмаклар чиште, “Туган тел” җырын башкарды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Кукмарада банк счетыннан акча урлаган өчен ир-атны хөкем итәчәкләр