ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Әлеге истәлекле дата алдыннан, үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Л. Д., Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназияның 8 «б» нче  сыйныф укучылары өчен, Хәтер сәгате: "Холокост: фаҗига, хәтер, язмыш» дип исемләнгән  үткәрде. Лилия Дамир кызы укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Фашизмның күпсанлы корбаннары, яһүд халкының рәхимсез юк ителүе турында сөйләде.

22 гыйнварда Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназияның 8 «б» нче  сыйныф укучылары өчен, китапханәче Гарипова Л. Д. «Ленинград блокада елларында» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Алып баручы балаларга авыр сынаулар турында, ачлык һәм салкынлык турында, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар турында, совет солдатлары тарафыннан Ленинградны саклау турында сөйләде.


22
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Кукмара районында "Точка роста" үзәге эшчәнлеге

Манзарас  авыл китапханәсендә әдәбият берләштерә дип аталган тематик кичә оештырылды

2025 елның 22 гыйнварында «Алтын алка» яшь хоккейчыларының республика этабының зона уеннары 2014-2015 елгы командалар арасында узды.

22 гыйнвар көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, Милли китапханәнең 160 еллык юбилее уңаеннан  “Татарстанның Милли китапханәсе ачылуга 160 ел”  дип исемләнгән китапханә сәгать үткәрде. Китапханәче компьютер презентациясе ярдәмендә Милли китапханәнең тарихы белән таныштырып үтте.

Язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, озак еллар Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры булып эшләгән Разил Вәлиевның иҗаты һәм эшчәнлеге белән таныштылар. Ял итүчеләр видео-язмадан Р.Вәлиевның Резидә Әхиярова көенә иҗат ителгән  “Чаба поезд, чаба...” җырын һәм якташ шагыйрә Мәгъмүрә Мәрданованың шигырьләрен тыңладылар.

 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

21 нче гыйнвар көнне Манзарас авылы мәдәният йортында якташыбыз, татар әдәбиятының күренекле вәкиле, прозаик, шагыйрә, публицист, мөгаллимә Рифә Рахманның “Татар кызы” романын тәкъдим итү,  яктырту һәм пропагандалау максатыннан оештырылган, республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.

Конференциядә  укытучылар, укучылар, китапханәчеләр, әдәбият, сәнгатьне үз итүчеләр, Рифә Рахман иҗатын яратып укып баручылар, башкалабыз Казаннан кайткан Рифә Рахманның иҗатташлары катнашты. Чарада “Татар кызы” романы буенча язылган чыгышлар укылды, әсәр турында укучыларның фикерләре яңгырады. Соңыннан конференциядә актив катнашучылар бүләкләнде.

Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 21 гыйнварда 18:00 дән 2025 елның 22 гыйнварына 8.00

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International