Татарстан Республикасы Рәисенең 05.09.2024 No298 күрсәтмәсе нигезендә» челтәр компаниясе " АҖ Татарстан Республикасында система барлыкка китерүче территориаль челтәр оешмасы итеп билгеләнде.
ХАЛЫКАРА КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ КӨНЕ
2024 елның 6 декабрендә Кукмара шәһәренең «Акулы» һәм Чистай шәһәренең «Черные Пантеры» командалары арасында 2009 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
6 нчы декабрь көнне үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы һәм балалар китапханәсе китапханәчесе Гарифуллина Рәмзия Альберт кызы, Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназияның урта һәм югары сыйныф укучылары өчен, дөньякүләм танылган язучы, республикабыз өчен генә түгел, районыбыз өчен дә горурлык булган язучы Чыңгыз Айтматов һәм аның әнисе Нәгыймә ханым тырында “Аның язмышы - халык язмышы” дигән әдәби кичә үткәрделәр.
Кичә барышында китапханәчеләр укучыларны Ч.Айтматовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Язучының әнисе, тамырлары белән безнең районнан булган Нәгыймә ханым турында бай, эчтәлекле мәгълүмат җиткерделәр. Кичә гимназия укучылары башкаруында әниләр турындагы матур җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Шулай ук язучы, аның иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде.
5 декабрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназиянең 1б сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина “Китапханә – могҗизалар иле” дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.
“Ватан Геройлары-2024” акциясе кысаларында, Хәтер паркында С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Асанова Алевтина 4 нче мәктәпнең 6б сыйныф укучылары өчен “Герой булып тумыйлар” дип аталган батырлык сәгате үткәрде. Балалар бу көннең барлыкка килү тарихы, 1812 елгы Ватан сугышы вакытыннан алып данлыклы орден йөртүчеләрнең исемнәре турында белделәр, якташ Советлар Союзы геройлары белән таныштылар, алар хөрмәтенә Хәтер Паркында урнаштырылган бюстларны карадылар.
2024 елның 5 декабрендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Апасның «Алтын Алка» командалары арасында 2013 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Матч 5:0 исәбе белән «Ягуар» файдасына тәмамланды.
Ватан Геройлары көне алдыннан, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д., 4нче урта мәктәпнең 11нче сыйныф укучылары өчен, «Геройлар даны белән горурланабыз» дигән тематик әңгәмә үткәрде. Балалар истәлекле датаның барлыкка килү тарихы турында кызыксынып тыңладылар, Бөек Ватан сугышы якташ-геройлары, бүгенге көн геройлары - махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр белән таныштылар, Ватан алдындагы казанышлар өчен бирелә торган бүләкләр турында белделәр.