ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2024 ел
якшәмбе
Көндәлек операция территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу 2024 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы

11
октябрь, 2024 ел
җомга

11 октябрь көнне хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д., 4 нче урта мәктәпнең  9 «А» сыйныф укучылары өчен, бөек рус шагыйре М. Ю. Лермонтовның тууына 210 ел тулу уңаеннан, «Өмет һәм хыяллар канатында» дигән әдәби сәгать үткәрде. Лилия Дамировна балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, бу гаҗәеп кешенең кыска, ләкин шундый якты биографиясендәге кызыклы фактлар турында сөйләде. Чарада шагыйрьнең төрле чорларда язган бик күп шигырьләре яңгырады.

      

10 нчы  октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Сөембикә” клубының “Алтын көзгә кереп барышым” дигән чарасы үтте. Әлеге очрашу Халыкара өлкәннәр көненә багышланды. Китапханәче Сәлимова Тәскирә Харис кызы килгән кунакларны  өлкәннәр көне белән котлап, матур теләкләрен җиткерде.  Чарага илгән кунаклар  төрле кызыклы биремнәрдә бик теләп катнашты. Мәдәният йорты хезмәткәре Юнысова Әлфинур  моңлы җырлар башкарды. Бәйрәм чарасы чәй табыны артында күңелле дәвам итте.


10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2024 елның 8-29 октябрендә финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты уза. Катнашучылар финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуларын тикшерә алалар. Биремнәрнең саны һәм катлаулылыгы катнашучының яшенә бәйле. Зачетны узу 20 минуттан да артмаячак. Омтылышлар саны чикләнмәгән.


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Үзәк китапханә каршындагы «Современница» хатын-кызлар клубы катнашучылары «Kukmara» металл савыт-саба заводында экскурсия белән булдылар. Экскурсантлар 6 цехта булдылар, яңа технологияләргә, җитештерү материалларына гаҗәпләнделәр. Бүген үзләре җитештергән төрле заманча өслекләр белән коелган алюминий савыт-саба, туризм өчен товарлар Россиядә дә, чит илләрдә дә популяр.

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 16 октябрендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында яшәүчеләргә түбәндәге адрес буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрә: Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 38 йорт, район мәдәният йорты.

Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Белешмәләр өчен телефоннар: 2-70-57, 2-60-77.

2024 елның 10 октябрендә иртән һәм төштән соң Татарстан Республикасы территориясендә 15-18 м / с көчле төньяк-көнчыгыш җилләр көтелә.

Махсус салым режимнарын кулланучы түләүчеләр өчен салым законнарындагы үзгәрешләр турында вебинарда сөйләячәкләр


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе
Болытлы. Яңгыр. Төньякта, төньяк-көнчыгышта 5-10 җил, көндез кайбер урыннарда 14 м / с га кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +7 .. + 11˚. Көндез максималь һава температурасы +9 .. + 13˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International