8 октябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Өлкәннәр-алтын канат” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче үзәктә ял итүчеләрне өлкәннәр көне белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Чара барышында ял итүчеләр якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен тыңладылар. Ял итүче пенсионерлар төрле кызыклы биремнәрдә бик теләп катнаштылар.
2024 елның 4 октябреннән 6 октябренә кадәр «Олимп» Боз сараенда 2013-2014 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Мамадыш, Казан, Буа, Лениногорск, Теләче, Кукмара шәһәрләреннән 6 команда катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2024 елның 8 октябрендә 13.00 сәгатьтә. Башкарма комитет бинасында Кукмара муниципаль районыннан VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Аитов Нияз Фаат улы гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүгә язылу өчен Телефон: 2-70-53
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Халыкара өлкәннәр көненә үзәк китапханәдә «Көзнең яше матур» дигән китап күргәзмәсе-бәйрәме оештырылды, анда сәламәт яшәү рәвеше, озын гомер серләре һәм актив тормыш рәвеше, алтын яшьтәге мавыгулар турында китаплар тәкъдим ителде. Китапханә укучылары өчен хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова күргәзмәгә күзәтү ясады.
3 нче октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” клубының “Гомернең алтын көзе” дигән аралашу кичәсе үтте. Әлеге утырыш өлкәннәр көненә багышланды.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы килгән кунакларны өлкәннәр көне белән котлап, үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Өлкәннәрне бераз белемнәрен тикшереп карау өчен ребуслар чиштеләр, табышмакларга, сорауларга җаваплар бирделәр, пазл төзеделәр. Шулай ук, тормышта була торган төрле ситуациялардан чыгу юллары, балалар, оныклар тәрбияләүдә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
3 октябрь көнне хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова, социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен “Һәр чорның үз матурлыгы” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Чара Өлкәннәр көненә багышланды.
Чура авылы китапханәсендә «Экстремизм – нәрсә ул?» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чарада катнашучылар танышуларда сак булырга, игътибарлы булырга һәм иминлек чараларын үтәргә кирәклеген билгеләп үттеләр. Чара ахырында «Терроризм - дөнья залымы», «Экстремизм» һәм «Социаль челтәрләрдә экстремизм нәрсә белән бәйле?» исемле видеоязмалар күрсәтелде, бу исә теманы аңларга ярдәм итте.