ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Өлге авылы клубында "Чәк-чәй" бәйрәме булып узды. Әлеге чарада катнашкан хатын-кызларыбыз халкыбызның затлы милли ризыгы булган, табын күрке, туй ризыгы "чәк-чәк"не пешерү серләре белән уртаклаштылар. Бу тәмле ризык турында кызыклы фактлар сөйләнелде


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 29 сентябрендә 2006 елгы «Ягуар» һәм Чистай шәһәренең «Торнадо» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.

Башлана: 13.00


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

«Конструктив» медиафорумы (алга таба – Медиафорум) 2019 елның 27-29 сентябрендә «Идел»яшьләр үзәгендә(Матюшино авылы, Садовая ур., 7) узачак. Медиафорумда район һәм студентлар ММЧ вәкилләре, социаль челтәрләрдәге администраторлар һәм әйдәп баручы аккаунтлар һәм төркемнәр, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге мейкерлар контенты катнашачак.

катнашу очен; google-форма https://forms.gle/b6GszUsHuf277F6z8 в период с 16 по 25 сентября 2019 года.

"ВКонтакте» рәсми төркеме: vk.com/we_aretheworld

Ел саен 2009 елдан башлап Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Вверх!» Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен яшь кадрлар резервын формалаштыруга юнәлдерелгән (алга таба – Конкурс).

21 сентябрь, 2019 ел. Кукмара ш. Р.Ш. Мөхәммәтшин исемендэге узэк стадионында җиңел атлетика буенча "Татарстан кроссы-2019"массакүләм ярышлары үткәрелә.

2019 елның 19 сентябрендә «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары «Форпост» узаге» уку классы базасында Калашников автоматын вакытка җыю һәм сүтү осталыкларын бер кул белән һәм күрсәтмә чыгышларны күрсәттеләр. 

"Толерантлык-безнең көч!"шундый девиз астында 19 сентябрь көнне "Атлант" Ү/К, киокусенкай каратэ тәрбияләнүчеләренең күрсәтмә чыгышлары булып узды.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне  социаль ярдәм үзәге “Наз “ бүлегендә ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскира Харис кызы “Гомернең агышы” дигән әдәби кичә уздырды. Әлеге кичәдә Х.Мустафин, Р.Фаттахова, Р.Яппарова, Ф.Хисамова якташ язучыларның иҗаты белән таныштырды. Очрашу “Тугәрәк уен”, “Назалы” уеннары белән тәмамланды.

Иске-Юмья авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге балалар катнашында  полиция майоры В. А. Кусаев белән «Наркотиклар - ул явызлык" дип исемләнгән интерактив әңгәмә үткәрде. Анда ул балаларга наркотиклар куллануның зыяны эш тәҗрибәсе вакытында булган төрле очраклар белән таныштырды. Чара слайдлар күрсәтү белән тәмамланды.

Үткән атнада өстәмә белем бирүне алып баручы методистларның квалификациясен күтәрү курслары кысаларында «өстәмә белем бирү өлкәсенә кураторлык итүче методистның һөнәри эшчәнлегенең оештыру-методик нигезләре" темасы буенча стажировка мәйданчыгы уздыруга әзерлек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International