Әлеге слетта 32 Мәктәп урманчылыгыннан 130дан артык укучы катнаша
Нырты авылы китапханәчесе балалар белән “Яраткан китап битләре буйлап” дип исемләнгән әдәби квест үткәрде. Уенда ике команда көч сынашыты. Алар төрле катлаулы станцияләрне үтеп уңышлы үттеләр. Чара балаларга бик ошады.
Татарстан белән чиктәш ике төбәктә африка дуңгызлар чумасына бәйле мәсьәлә республикада дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен бу бик мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, ваклап сату буенча «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында семинар узды.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов икмәк кабул итү предприятиеләре белән узган эшче киңәшмәдә сөйләде, ул яңа уңыш ашлыгын әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде.
Аның чираттагысы Лельвиж һәм Сәрдекбаш җирлекләрендә үтте
Купка авылы китапханәчесе «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән язучының төрле китаплары буенча әңгәмә үткәрде. Моннан тыш, балалар яраткан әсәрләрен белү буенча әдәби конкурсларда бик теләп катнаштылар. Ә балалар, үз чиратында, яхшы һәм пөхтә укучылар булырга һәм еш кына «Китап хәзинәләре патшалыгы»на кунакка килергә сүз бирделәр.
Түбән Өскебаш авылы китапханәчесе Аксыбы (Битлянгур) авылында Нух Идрисовның - 75 ел тулу уңаеннан, батырны искә алу кичәсе үткәрде. Кичә ахырында балалар гаилә архивыннан булган фотоларны карадылар.
Пычак авылы китапханәчесе “Наз” социаль тернәкләндерү үзәгендә “Солнечное лето” дип исемләнгән концерт оештырды. Ял итүчеләр каршында “ Күңелле балачак” клубына йөрүче балалар чыгыш ясады, алар башкаруындагы җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр берсен дә битараф калдырмады һәм барысына да бик ошады.
Манзарас авылы китапханәчесе бию түгәрәгенә йөрүче белән табигать кочагына сәяхәт оештырды. Анда китапханәче апалары балаларны, табигать турында язылган китаплар белән таныштырды. Ә балалар исә кызыклы уеннардан соң өйдән алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар.