2019 елның 18-24 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урманнарның (4 класс) югары янгын куркынычы саклана.
12 июнь көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында Россия көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды
ТРПЦ " филиалы хәбәр иткәнчә, 2019 елга план буенча эшләүче-фидер җайланмалары графигы нигезендә,Шәмәрдән торак пунктында 2,3,4, июль көннәрендә 8: 00 дән 18: 000гә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып тору буенча ремонт эшләре башкарылачак.
Россия көне уңаеннан Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Сәламәтлек- иң зур байлык” дип исемләнгән күңелле эстафета үткәрде.
Кәркәвеч авылы китапханәчесе мәктәп яны җәйге лагере балалары өчен «Россия – минем Ватаным " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче Хабибрахманова Э. Д. балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, Россия символлары турында сөйләде, китапларга күзәтү үткәрде.
Татарстан кырларында башланган уңышларны исәпкә алып, республика аграрийлары үз эшләрендә үсемлекләрне яклау һәм тукландыру мәсьәләләрен хәл итүне берләштерергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Күкшел авылы китапханәчесе мәктәп яны лагере балалары өчен китапханә буйлап экскурсия үткәрде. Ул абонементта нинди китаплар барлыгын, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар, китап укучылар формулярының нәрсә икәнен белделәр.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 14 майга оператив күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында тәүлек эчендә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында3, 7 мең тонна тәшкил итте.Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае-2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
Ядегәр авылы китапханәчесе мәктәп яны лагере балалары белән «Мин – Россия гражданины! " дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде.». Балалар илнең төп символлары: герб, флаг һәм гимн белән таныштылар. Очрашу барышында балалар күп сорауларга җавап бирделәр: дөнья картасында безнең зур илебезне күрсәттеләр, төсле кәгазьдән Россия флагын җыйдылар, Россия Федерациясе гербын рәсүдәге җитешмәгән детальләрне яздылар.
Ядегәр авылы китапханәсендә лагерьга йөрүче белән “Тапкырларга табышмак” дип исемләнгән кичә үтте. Укучылар халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турындагы белемнәрен ныгыттылар. Тапкырлыкта, җитезлекә, зирәклектә үзләренең көчләрен сынаштылар.