14 нче июнь көнне Березняк авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “ Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә кирәк” дип исемләнгән уен-калейдоскоп үтте. Чара барышында балалар игътибарына һөнәрләр турында шигырьләр укылды, табышмаклар, мәкальләр әйтелде, төрле профессияләрне яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде. Соңыннан “Һөнәрләр күптөрле” дигән презентация күрсәтелде.
14 июньдә китапханәче Хафизова Гөлфия 4нче мәктәп каршындагы лагерьда ял итүче балалар өчен “Кояшлы аланда” дип аталган экологик уен-сәяхәт үткәрде. Чара барышында балалар үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының күптөрлелеге турында кызыклы мәгълүмәтләр белде, викторина сорауларына җавап бирде, үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар, кроссвордлар чиште, китапханәче тарафыннан бирелгән төрле экологик ситуацияләрне чиште. Алынган материалны табигатькә сакчыл караш турында гыйбрәтле видеороликлар карау белән ныгыттылар. Соңыннан чара саф һавада дәвам итте, анда укучылар төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты.
Пычак авылы китапханәчесе мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен «Күңелле стартлар " дип исемләнгән спорт-уен программасы оештырды. Балалар туп ыргыту, скакалка белән сикереп төрле эстафеталарда уздылар. Ярышларда катнашучылар бик көчле уңай эмоцияләр алдылар һәм аз вакыт эчендә физик һәм рухи яктан үсеш алдылар.
12 июнь-илебезнең иң яңа тарихында үзенчәлекле дата. Россия көне-күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, Бөек суверен һәм бәйсез дәүләтне символлаштыручы бәйрәм. Шул максат белән Балдыкнә авылы китапханәчесе, Югары Кузьмес китапханәчесе Төхтарова Валентина белән берлектә мәктәп лагерында ял итүче балалар өчен «Россия-минем Туган илем» дип исемләнгән бәйрәм уеннары оештырдылар. «Россия балалар өчен» китабына күзәтү үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән рус рәссамнарының картиналары белән таныштылар.
13 июнь көнне 18.00-20.00 сәгатькә кадәр Комсомол мәйданында ачык һавада уку оештырылды. Китапханәчеләр паркта ял итүчеләр өчен китап-журналларга обзор үткәрделәр.
Россия көне уңаеннан Буҗи авылы китапханәсендә балалар өчен “Россия минем Ватаным!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Укучылар хозурына Россия тарихы, аның күренекле шәхесләренә багышланган “12 июнь-Россия көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Республика символлары, җитәкчеләре, россиянең җиде могҗизасы булган тарихи урыннар, күлләр, таулар белән чарада катнашучылар виртуаль сәяхәт вакытында электрон презентация аша таныштылар.
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә Россия көне уңаеннан мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүче балалар белән "Безнең дәүләт - Россия" дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Чара барышында балалар законнарны кемнәр уйлап таба, илебезнең бәйсезлеге, бөек Россиянең мәдәни мирасы, кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы мәгълүматларны бик кызыксынып тыңладылар.
2019 елның 12 июнь көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан спорт бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә II-коррекция төркеме балалары катнашты.
13 июнь көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна АНО «ЦСП «НАЗ» да ял итүчеләр өчен “Хорошее настроение” исемле ял сәгате үткәрде. Ял итүчеләр «Маленькие хитрости», «Веревочка», «Изобрази», «Как живешь?», «Личное дело» конкурсларында бик теләп катнаштылар.
Түбән Комар авылы китапханәсендә Россия көненә багышланган "Россия язмышы безгә бирелде" дип исемләнгән тарих сәгате узды. Очрашу район хәрби-кыр җыены үтүче, урта Комар мәдәният йорты каршында булачак яклаучылар төзүдән башланды, аннан соң балалар залга үттеләр һәм китапханәче әлеге чараны Россиядә билгеләп үтелүче бәйрәм тарихы турында сөйләүдән башлады. Балалар, Россия турында язучы "Россиядә шагыйрь – шагыйрьгә караганда күбрәк" дигән әдәби уенда актив катнаштылар. Чара барышында илебез, халкы турында иң җылы һәм ихлас сүзләр яңгырады. Әлеге чараның төп максаты – балаларга Россия-безнең изге дәүләтебез булуын җиткерү. Россия-безнең яраткан ил. Кунаклар өчен шулай ук безнең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм катнашучыларның үзләре башкаруында Россия турында патриотик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Китап күргәзмәсе оештырылды, анда балалар һәм аларның җитәкчеләре игътибарына илебез тарихы һәм дәүләтчелеге турында китаплар, Россиянең дәүләт символлары турында материаллар тәкъдим ителде.