Ошь-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Минем гаиләм-минем байлыгым» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Уен барышында балалар гаилә-кеше тормышында иң мөһиме икәнен белделәр.
Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары өчен “Һөнәрләр илендә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чараны оештыру укучыларда һөнәрләр турында белемнәрне үстерү, хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерүне максат итеп куйды.
16 май көнне социаль ярдәм үзәге” Наз “ бүлегендә ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскира Харис кызы , “Күңел кыңгыраулары” дигән әдәби кичә уздырды . Әлеге кичәдә якташ язучы Розалия Яппарованың “Көзге ташу” дигән беренче китабы тәкъдим ителде. Кичә барышында шагыйрә үзе белән, үз иҗаты белән таныштырды, үзенең китабыннан туган ягыбызга, әниләргә, өлкәннәргә багышланган шигырьләрен укыды. Розалия ханым әлеге үзәккә култамгасы белән китабын бүләк итте.Якташ язучы Дәлфирә Галимова кичәне дәвам итеп шагыйрәнең әнисе Саҗидә апа турында да истәлекләре белән уртаклашты, үзенең матур шигырьләрен ял итүчеләргә укып үтте.
Трыш авылы китапханәчесе төрле яшьтәге китап укучылар өчен “Яңа китап-яңа дус” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән танышты, шулай ук алар китапларны кычкырып укуда катнашты. Соңыннан балалар төрле уеннар уйнады.
Чуллы авылы китапханәчесе Халыкара гаилә көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучыларын әти-әниләре белән китапханәгә кунакка чакырды. Аларны яңа китап, журналлар белән таныштырды. Әти-әниләре балаларына китап сайлауда бик теләп булышты.
15 нче май көнне Березняк авылы китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен “ Яхшы сүз яшәргә көч бирә” дип исемләнгән әдәплелек дәресе үткәрелде. Бу чарада балалар өчен әдәплелек турында шигырьләр, мәкальләр укылды, җырлар җырланды. Соңыннан Ш.Галиевның, Зәки Нуриның, Хәсән Туфанның тәрбиялелек турындагы матур шигырьләре укучылар игътибарына тәкъдим ителде.
Түбән Комар китапханәсе урнашкан мәдәният йорты ишегалдында җәйге мәйданчык китап укырга яратучылар өчен үзенчәлекле очрашу урынына әйләнде. Китапханә тарафыннан ишегалдында урнаштырылган ике реклама тактасы әзерләнде. Чакырулар, китапханәнең реклама буклетлары, чаралар планы чыгарылды, китапханә бинасына кермичә, һәр теләгән кеше китап яңалыклары белән таныша, журналлар карый, балага китаплар укый алачак. Китап Полянка " җәйге мәйданчыгы эшенең беренче көне мавыктыргыч һәм кызыклы үтте».
Бу көнне балачак бәйрәменә килгән укучылар зур кызыксыну белән китап күргәзмәләрен, китапханә чараларының фоторәсемнәре белән стендларны карадылар.
Мәйданчыкта өлкән сыйныф укучылары дәртле бию флешмобы оештырдылар. Аларга Урта Комар урта мәктәбе волонтерлары актив ярдәм итте. Бер музыка икенчесен алыштырды, ә балалар һәм яшүсмерләр бию хәрәкәтләрен үзләштергәннән соң таралырга теләмәде.
Моннан тыш, балаларны ачу тантанасында төрле викториналар, уеннар һәм, әлбәттә, кызыклы китаплар көтә иде.
Җәй, саф һава, төрле программа китапханә һәм китап сөючеләрне якынайтыр, дип өметләнәбез.
2019 елның 15 маенда Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән Халыкара Ышаныч телефоны көненә багышланган, «Минем имин дөнья» программасы кысаларында «Ышаныч телефоны ничек эшли?» дигән темага төркемле чара үткәрде.
2019 елның 15 маенда Кукмара район Советы Рәисе урынбасары Каримуллина Равия Абдулла кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Фазлетдинова Шәмсиҗәмал Касыйм кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады.
15 май көнне Кукмара үзәк китапханәсенең китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы “Кукмара Ч.Т. Айтматов исемендәге № 1нче гимназиясе”нең 8нче сыйныф укучылары өчен Бөтеньдөнья гаилә көне уңаеннан әзерләнгән “Семья всему начало” исемле тематик сәгать үткәрде. Чара «В кругу семьи» исемле электрон презентация белән үрелеп барды.