ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 1 мартыннан 4 мартына кадәр Казан шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбе спортчысы һәм тренеры Альберт Шәңгәрәев (тренер Марес Бәдертдинов) 68кг авырлык категориясендә сугыш самбосы буенча Россия Чемпионатында катнашты һәм Испаниягә Европа чемпионатына юллама яулап, көмеш призер булды.


5
март, 2019 ел
сишәмбе

1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата Чишмәбаш авылы китапханәсендә,  "Мин тормышны яратам" дип исемләнгән әңгәмә уздырылды, шунда ук  "Наркотиксыз тормыш" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

"Безнең Татарстан " IX Республика яшьләр форумына теркәлү башланды!

 Иске Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Үзеңне тормыш өчен саклыйк» дип исемләнгән толерантлык сәгате үткәрде.  Ул Гражданлык уяулыгын ничек күрсәтү, теракт вакытында корбан булу мөһимлеге турында сөйләде. «Терроризмга юк!” дип исемләнгән тематик китап - иллюстрация күргәзмәсе белән таныштырды. Чара презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Соңыннан  буклетлар таратылды.

Яңа Сәрдек авылы китапханәсендә "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар "Минем яраткан хайваным" дигән темага ирекле рәсем ясады.

4 март көнне Күкшел мәдәният йортында "Театр күңел көзгесе" район балалар театр иҗаты конкурсының беренче сайлап алу туры булып узды, анда 15 коллектив катнашты.

4 март көнне Күкшел мәдәният йортында "Театр күңел көзгесе" район балалар театр иҗаты конкурсының беренче сайлап алу туры булып узды, анда 15 коллектив катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга субсидияләр һәм савым сыерларын тотуга субсидияләр, бер елдан өлкәнрәк кәҗә һәм кәҗәләр, савым сыерларына ветеринария хезмәте күрсәтүгә субсидияләр бирә.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән ашлык сатып алуга бәйле кыенлыклар турында мөрәҗәгатьләр ешаю сәбәпле, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә интервенция ашлыгын сатып алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International