ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

24нче гыйнвар көнне Кукмара үзәк китапханәсенең китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна Кукмара 4нче номерлы урта мәктәбенең 9 б ыйныфы укучылары өчен “Блокада Ленинграда” исемле батырлык дәресе үткәрде.Укучылар хозурына «Непокоренный Ленинград» дип исемләнгән фотовыставкадагы китаплар, халыкның шул чордагы авыр тормышын сүрәтләде.

Вахит авылы китапханәчесе татар әдәбияте классигы, атаклы драматур Галиәскәр Камалның  140 ел тулу уңаеннан 7-8 класс укучылары белән “ Галиәсгәр Камал ижаты”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

23.01.2019 Кукмара районының удмурт фольклор коллективлары Казан шәһәрендә ТНВ каналының "Башваткыч" тапшыруында катнашалар.

“Кинотеатрга бару”

23 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә 1нче гимназиянең 2б сыйныф укучылар өчен “Мин кулыма китап алам...” дип исемләнгән әдәби дәрес үтте. Китапханәче Баһавиева Алсу укучыларны презентация ярдәмендә балалар язучылары, аларның китаплары турында сөйләде. Балалар Х.Халиковның “Карак песи” шигырен, “Урман әкияте”н рольләргә бүленеп уйнап күрсәтте, әкият геройларына багышланган табышмакларга җавап бирде.

21 гыйнвар Казанда Кариев театарнында "Алтын тавышка - алтын "Акчарлак"" җыр бәйгесенең финалы булып узды.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

   2019 елның 16-20 гыйнварында  Зәй шәһәрендә 2001-2002 еллар балалар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси – команда беренчелеге ТР укучыларының XII Спартакиадасы зачеты булып узды.

   Ярышларда Татарстан Республикасының 24 шәһәреннән һәм районыннан 135 гә якын чаңгычы катнашты. Кукмара районы командасын тренер   Сәләхов И. А.  тәкъдим итте.  Команда нәтиҗәләренең җыелма беркетмәсе нигезендә Кукмара районы авыл районнарының 15 командасы арасында 4 нче урынны алды.

  Ярышлар нәтиҗәләре буенча Максимов Дмитрий, Трофимов Андрей I разряд, Шәрипова Илфирага II разряд бирелә.

Байлангар урта мәктәбендә бүген 2018 ел нәтиҗәләре буенча гражданнар җыены узды.

22.01.2019 Березняк мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең семинар киңәшмәсе үткәрелде.

Бәйрәмнең программасы бик яхшы булды: бәйрәм геройлары “Барбоскины” исемле мультфильм персонажлары Роза белән Дружок төрле-төрле кызыклы уеннар уздырдылар, җырлар, биюләр белән  күңел ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International