ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Үзегезне һәм якыннарыгызны авырулардан сакларга телисезме? Вакытында вакцинация турында онытмагыз.
Вакцинация буенча сезонлы киңәшләр күп факторларга бәйле: кешенең яше, сәламәтлеге, һөнәре һәм киләчәккә планнары (мәсәлән, башка төбәкләргә яки илләргә бару). Россиядә профилактик прививкаларның рәсми Милли календаре гамәлдә.

2026 елның 11 мартында Илнур Сәлахов истәлегенә Кичке чаңгы ярышы булды.

«Служение» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк. Әйдәгез аларны тавыш бирүдә хуплыйк:

12 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен «Террорчылык тормыш өчен куркыныч» дигән мәгълүмат сәгате  үткәрде.

Эфир кунагы Кукмара районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Кәримуллин Рифат Нәкыйп улы булачак. Трансляция барышында ул агымдагы вәзгыять, профилактика чаралары турында сөйләячәк һәм халыкның сорауларына җавап бирәчәк.

Йорт хайваннары өчен киемнәр көнендә мәчеләрдән нәрсә йоктырырга мөмкин булуы турында сөйләшик. Күпчелек мәче йогышлы авырулары мәчеләргә генә кагылса да, бу авыруларның кайберләре мәчеләрдән кешеләргә күчә ала. Мәчеләр тарата торган иң киң таралган авыруларны карыйк. Әлеге материалда гади профилактика чаралары белән танышырга мөмкин булачак, аларны үтәп, без инфекция йоктыру куркынычын киметә алабыз.


11
март, 2026 ел
чәршәмбе

11 март көнне Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ”да ял итүче  пенсионерлар өчен, «Күңел серләре» дигән сәламәтлек сәгате үткәрде. Чара өлкәннәр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм үз сәламәтлегеңә уңай мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән иде.

10 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен,  “Хатын-кыз бу дөньяның яме,бизәге” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Биредә дәваланучылар “Умырзая”, “Лалә чәчәге” төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. .Видео-язмадан татар халкының иң мәшһүр хатын-кызлары белән таныштылар.  Шагыйрә Г.Зәйнашева,С.Әхмәтҗанова,Ш.Җиһангирова якташ шагыйрә Р.Яппарованың шигырьләрен тыңладылар

Видео-язмадан Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева башкаруында,Р.Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән “Әнкәмнең догалары” дигән җырны тыңладылар.Зөһрә җырлары күңелләрдә яз уята... Әлеге чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.

Бу быел җомгага туры килә торган Ураза бәйрәме белән бәйле.

2026 елның 7 мартында Казан шәһәрендә хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең   2008 елгы командалар арасында   3Х3 хоккей буенча финалы узды. Бөтен сезон дәвамында беренче урын өчен Казаннан «Ак Бүре», Кукмарадан «Олимп», Мамадыштан «Олимп», Апастан «Алтын Алка», Чирмешәнән «Стальные совы», Менделеевск шәһәренең «Айсберг», Нурлаттан «Ледок», Азнакайдан «Соколы», Минзәләдән «Кречеты», Лениногорскидан «Нефтяник» командалары көрәште


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International