20 февраль көнне “Миләшкәй” балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышлап “Туган телем-якын дустым” дип исемләнгән әңгәмә-дәрес үтте. Дәрестә балалар китапханәчесе Закирова Фирдания презентация ярдәмендә балаларга туган тел бәйрәме турында сөйләде, татар халык мәкаль-әйтемнәре, табышмаклары белән таныштырды. Балалар яңа кайткан китаплар карады, “Агачлар да авырый” татар халык әкиятен сәхшәдә уйнап күрсәттеләр.
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Олыяз авыл җирлегендә үтте.
24 февральдә “Зилант” спорткомплексында өстәл теннисы буенча ачык турнир үткәрелә.
Башлана 9.00 сәгатьтә.
2018 ел Татарстанда “Л. Н Толстой елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Түбән Арбаш китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә язучының иҗаты әкиятләре аша әдәпле –әхлаклы итеп тәрбияләү максатыннан “Мәсәлләр –тәрбия чыганагы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Укучылар белән “Кошчык” әкиятен,”Ике дус”,”Ата һәм аның уллары”, “Ишәк белән ат” кычкырып укып анализладык. Соңыннан балалар аның әкиятләреннән төзелгән ребуслар чиштеләр, пазллар җыйдылар.
Иске Юмья авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә Югары Юмья авылында (күчмә китапханә) масленица бәйрәмен үткәрделәр. Бу бәйрәмдә олылар да, кечеләр дә катнашты. Төрле уеннар,җыр-биюләргә үрелеп барды бу чара. Самовардан кайнар чәй һәм яңа гына пешкән коймак белән сыйландылар. Бәйрәм бар кешегә дә ошады.
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе сәламәт яшәү рәвешен булдыру максатыннан авылдашлары белән скандинавиячә йөрүне оештырды.
Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән Муса Җәлилнең туган көненә һәм иҗатына багышланган «Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен таныштырып, балалар өчен язылган шигырьләрен укуны оештырды.