ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

14 октябрь көнне Байлангар мәдәният йортында Рафаэль Камал улы Ярмиевның “Бай угланнар китабы”н тәкъдим итү кичәсе булды. Китап Байлангар авылы җирлеге тарихына багышлап иҗат ителгән. Автор үз китабында авыл тарихын, аның тырыш, уңган халкын, хезмәтләрен чагылдырган. 

 14 нче октябрь көнне Байлангар авылы мәдәният йортында  авыл  тарихына багышланган  “Бай угланнар китабы" дип исемләнгән китап тәкьдим итү кичәсе булып үтте.  Әлеге кичәдә китапханәче Венера Хисматова  авылыбыз һәм якташ язучыларыбызга багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итте, килгән кунакларны  язучылар иҗаты һәм аларның китаплары белән якыннан таныштырды. Байлангар авылы җирлек башлыгы Илфат Минигалиев шушы җыентыкка язмалар әзерләүдә ярдәм иткән барлык авылдашларга, якташларга олы рәхмәтен белдерде. 


14
октябрь, 2017 ел
шимбә

"Баламишкин" ансамбле конкурс фестивалендә лауреат булды


13
октябрь, 2017 ел
җомга

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе “Әкият” балалар бакчасындагы балалар белән “Туган ягыбызга алтын көз килде” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар белән “Көзге кәеф”дигән күмәк рәсем ясау конкурсы оштырылды. Бергәләшеп  ясалган иҗади эшкә һәркем үз өлешен кертте. Әңгәмә бик күңелле үтте.


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәмәшир авылы китапханәчесендә “Нур” клубының чираттагы утырышы булып үзды.  Биредә китапханәче Зөлфия Габдуллина әлеге клубка йөрүче укучыларны шагыйрә Рифә Рахман иҗаты белән таныштырып үтте.Чарада шагыйрәнең  әсәрләре, төрле темаларга багышлап  язылган эчтәлекле шигырьләре, җырлары яңгырап  барча кунакларның күңеленә хуш килде.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Мәмәшир авылы китапханәчесе шушы якның шифалы суларын эчеп, сихәтле һавасын сулап үскән шагыйрә, тел белгече педагог Рифә Рахманның 55 яшь тулу уңаеннан: “Шигырь булып кына яши җаным”исемле китап күргәзмәсен тәкьдим итте.

10 октябрь көнне Каенсар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары  катнашында ”Балалар әдәбиятында-Шәүкәт Галиев” дип исемләнгән истәлекле әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Кичә барышында  әдипнең кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен презентация күрсәтелде, шаян шигырьләре сәхнәләштерелеп, җырлары җырланды.  Каенсар  җирле үзидарәсе сәркәтибе Венера Галиева  да Шәүкәт аганың олы җанлы әдип булуына басым ясады. Киләчәктә шигырьләре онытылмасын, укучылар тарафыннан гел өйрәнелеп торсын дигән теләкләрен җиткерде. Килгән кунакларга кичә бик охшады.


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Авыл җирлекләрендә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар дәвам итә. Үткән ял көннәрендә кадерле кешеләребезне хөрмәтләүгә багышланган чаралар Янил, Вахит, Яңа Сәрдек, Трыш, Сәрдекбаш авыл мәдәният йортларында үтте.

Елдагыча үткәрелә торган Өлкәннәрне котлау чараларында Нырты , Пычак, Күкшел, Ошь-Юмья авылы китапханәчеләре быел да читтә калмады. Алар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әлеге бәйрәм чарасында бик теләп катнашты.


Кинофильмнар, сериаллар кешелек тарафыннан иң яратып кабул ителгән ял итү чараларының берседер мөгаен. Бу төрдәге сәнгать кече яшьтәге сабыйдан алып олы кешеләргә кадәр бик яхшы таныш. Өйдә телевизор артында карыйсыңмы әллә кино – театрларга барып карыйсыңмы без бер генә мизгелгә дә кинодан аерылып тормыйбыз. Һәм безнең яшәешебезне аннан башка күз алдына китерүе дә кыен.

Шушы уңайдан Пчак , Березняк авылы китапханәләрендә “Айсылу” киносы күрсәтелеп узды.Олысы кечесе бик яратып карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International