ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Туембаш яклары турында соңгы елларда аз язылмады. Сәбәбе дә чыгып торды – җирлектә йә берәр объект ачылды, йә эшмәкәрлек буенча тәҗрибә уртаклашу йөзеннән семинар үткәрелде. Төрле чаралар, бәйгеләр уздырып та, район халкының игътибарын җәлеп иттеләр.


27
октябрь, 2017 ел
җомга

Чишмәбаш авылы китапханәчесе “Көз бабайда кунакта” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру, безнең җирлектә үсә торган яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру максатыннан, бәйрәм шигырьләр, җыр-бию, викторина, уеннар белән үрелеп барды. Аеруча  яшелчәләрдән ясалган сурәтләр балаларда зур кызыксыну уятты, ә балалар исә күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.

Октябрь аеның соңгы шимбә ялларын районкүләм зиратлар чистарту көне дип игълан итәргә булдык.


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

25 октябрь көнне Яңа Сәрдек авыл клубында Чулпан Галиева башлангыч сыйныфта укучы балалар белән “Башваткыч” уены үткәрде. Әлеге чараны дәвамында балалар гомуми кузаллау, логик фикер йөртү күнекмәләрен ныгыттылар, көтелмәгән хәл килеп чыкан очракта югалып калмаска өйрәнделәр.


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Кукмараның ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда картинг буенча районара ярышлар узды. Анда Кукмара, Арча, Мамадыш, Балтач, Лаеш командалары көч сынашты.

22 октябрь көнне Вахит авылы мәдәният йортында, «Армиягә китә егетләрнең асыллары» дип исемләнгән, егетләрне армия сафына озату кичәсе үткәрелде. Кичәдә авыл үзэшчәннәре башкаруында матур жырлар яңгырады, конкурслр үткәрелде. Илебез тынычлыгын сакларга китүче егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп матур сүзләр әйтелде.

Ядегәр мәдәният йортында “Кабак” бәйрәме үткәрдек. Әлеге чарада иң зур кабакка, ин тәмле ризыкка конкурслар уздырдык. Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан Ф.Хөснинең кабак хикәясен сәхнәләштереп, ике күршене талаштырган кабактан бәлеш пешереп килгән кунакларны сыйладык, дип хәбәр итте Ядегәр авылы мәдәният йорты директоры Рәмзия Исмагилова.


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Югары Чура авылында гомер кичерүче Елизавета Антонова бүген үзенең бер гасырлык күркәм юбилеен билгеләп үтте.


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Тат-Тулба авылы китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, көзге уңышка багышланган, “Көз бәйрәме” үткәрде. Китапханәче балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып, «Осень – золотая волшебница» дип исемләнгән   китап күргәзмәсенә  әңгәмә үткәрде. Укучылар төрле конкурсларда бик теләп катнашты: табышмакларга җаваплар эзләп, яшелчәләргә презентация ясап, көз турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Кукмара музеенда балаларның иҗат эшләреннән күргәзмә ачылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International