ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Пычак авыл китапханәчесе Арпаяз авылы балалар бакчасына йөрүче балалар белән   экология елы уңаеннан  “Китаплар иленэ сәяхәт ”  дигән балалар иртәсе үткәрде. Балаларга табышмаклар әйтеп җавабын тапкач, бакча буйлап сәяхәт иттек. Чәчәкләрнең төрләре белән  таныштык.Бакчадагы үскән чәчәк турында шигырьләр укылып  ,куллар белән чәчәкләрнең  формаларын  ясадык.  Балалар белән  яңа кайткан “Яз кайда кышлый” “Телсез сәгать” ,  һ. б. китапларны  кычкырып уку оештырылды. “Балаларга җырлы-уеннар” дигән китаптан уеннар уйнатылды.  5 бала, тәрбияче Ильмира Альбертовна катнашты.


12
май, 2017 ел
җомга

12- май көнне Күкшел авылы мәдәният йортында тыл ветераннары белән очрашу кичәсе булып узды. Ветераннар белән бәйрәмгә Күкшел авылы җирлеге башлыгы Рахимуллин Ильшат Таһир улы да килде. Чәй табыны артында авыл үзешчәннәре катнашында концерт куелды.

Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган “Без мәңге бурычлы сезгә,ил хакын хаклаганнар” дип исемләнгән ветераннар белән очрашу кичәсе үткәрде.

          Иске-Юмя авылы китапханәчесе Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары  белән сугыш темасын яктырткан А.Митяевның «Подвиг солдата»  әсәре буенча китап уку оештырды. Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту максатыннан«Великая поступь Победы» дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкьдим итте.

Өлге авылында Бөек Җиңү көненә карата тантаналы чара үтте

8 май көнне Түбән Өскебашта  Бөек Җиңү көненә багышланган, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашында, тантаналы митинг узды


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле дөньякүләм акциясе кысаларында авыл китапханәләрендә төрле чаралар дәвам итә. Шулар арасыннан әдәби-музыкаль кичәләр “Тынычлыкка дан” Күкшел авылы китапханәсендә, “Кирәкми безгә сугыш” Трыш авылы ,“Җиңү язы бәйрәм концерты” Зур Кукмара авылларында күрсәтеләде.Түбән Өскебаш, Каенсар авылы китапхәнәләрендә, тыл ветераннары белән “Вспомним наших ветеранов” дигән исем астында әңгәмә уздырылды. Манзарас авылы китапханәчесе детсад балалары белән һәйкәлгә чәчәкләр салу, исемлектәге сугыш ветераннары белән танышу чарасында катнашты.Лельвиҗ авылы китапханәчесе  китап күргәзмәсе тәкьдим итте. Березняк авылы китапханәчесе  5-7 нче сыйныф укучылары белән озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Марданова Маһианвар апага барып йорт һәм бакча эшләрендә булышып кайтты.

Вахит авылында “Җиңү көне” бәйрәменә багышланган “Вахитов исемендәге” хуҗалыкка керүче-Вахит, Янил, село-Чура, Лельвиж, Тырыш, Сәрдекбаш авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарыбыз хөрмәтенә-җәйге сәхнәдә Вахит башлангыч мәктәбе көче белән әзерләнгән митинг, мәдәният йортында “Вахит Сабантуе” видеоязмасын күрстәтү чаралары, ветераннарга әзерләнгән өстәл артында авыл җирлекләренең җырчылары, биючеләре, алып баручылары катнашында зур концерт үткәрелде. Барлык ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга иң изге, кайнар теләкләрен “Вахитов исемендәге” хуҗалык җитәкчесе-Нәфыйк Хөсәенов, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары җиткерделәр. Бәйрәмдә ветераннар бер-берсе белән аралашып, җырлашып, концертта катнашучыларны мул алкышларга күмделәр, әлеге бәйрәмне оештырган җитәкчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә, артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

 Барлык ветераннарны зур бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Алдагы тормышларында исәнлек-саулык, матур, бәхетле тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, озын гомерләр телибез!

Нияз Кәримуллин

Зур Кукмара мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Җиңү язы” дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте. Әлеге бәйрәмгә авылның бердәнбер сугыш ветераны Ислам абый чакырылган иде. Концертта “Созвездие- Йолдызлык” лауреатлары, “Сәйлән” бию төркемнәре һәм авылның үзешчәннәре катнашты. Бәйрәм концерты  сугыш темасына язылган шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды

Бөек Җиңү көнен каршылап, Купка мәдәният йорты коллективы авыл җирлегенең ветераннарын котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International