3 май Пычак авылы китапханәчесе Галимова Фирдәүсә Арпаяз авылы башлангыч сыйныйф укучылары белән “Балаларга сугыш турында укыйбыз ” дигән акция кысаларында “Алар җиңү алып кайтты” дигән дәрес үткәрде. Дәрес барышында үзебездә яшәүче сугыш Ветераныбыз Зиганшин Каим абыйның тормышы , Тыл ветераннарыбыз белән таныштырылды. “Онытырга мөмкин түгел” дигән китап күргәзмәсе эшләнеп обзор ясалды.Күргәзмәгә куелган китаплардан өзекләр, шигырләр укылды.
Әсән-Елга авылында традицион “Зәрә” бәйрәме үтте. Авыл халкы болында “Карга боткасы”, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды. Балалар һәм зурлар өчен төрле уеннар оештырылды.
Вахит ,Тат-Тулба, Аш-Буҗи авылы китапханәчеләре балалар белән халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсен “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрде.
Березняк авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, татар халкының гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан “Зәрә боткасы” бәйрәме үткәрде.
Арпаяз авылы клубында "Күңелле балачак "дигән бәйрәм концерты булды
Май бәйрәмнәрендә Мәмәшир авыл халкын мәдәният йорты үзешчәннәре Г.Зэйнашеваның "Гайфи бабай,өйлән давай!" исемле спектаклен куеп, рәхәтләнеп ял иттерделэр.
1 Май бәйрәме көнне Березняк авылында " Зәрә боткасы" пешерү оештырылды. Авылыбызның кечесе-олысы ботка ашадылар, татар халык уеннарын уйнадылар, экология елына багышланган " Могҗизалар кыры" уенында катнаштылар. Бәйрәм күңелле булды
1 май көнне Аш-Буҗи авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре “Карга боткасы” бәйрәме уздырды. Чишмә янында балалар тәмле боткадан һәм кызарткан йомыркалардан авыз иттеләр. Балаларга күчтәнәчләр өләшенде. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.
Тат-Тулба авылы китапханәчесе клуб хезмәткәләре белән берлектә авыл башындагы чүплек урынын чистартуда, агач утырту акциясендә бик теләп катнаштылар.