ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

       30 ноябрь  көнне Кукмара район мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмен каршылау кичәсе узды. Кичәгә Казан шәһәреннән дә кунаклар килгән иде. Шул уңайдан, Кукмара музее хезмәткәрләре тарафыннан, намазлык һәм шамаилләр  күргәзмәсе оештырылды.

Әлеге мәктәп коллективы “Йолдызлар кабына” дигән программа белән чыгыш ясады. Берсеннән-берсе күңелле, мавыктыргыч номерлар һәркемнең күңеленә хуш килде.

Концерт җыр-бию һәм шигырьләр белән  үрелеп барды. Шулай ук скетчлар да күрсәтелде. Бәйрәм программасы “Сельхозхимия”нең ген.директоры Тимофеев Анатолий Федоровичның котлау һәм рәхмәт сүзе белән тәмамланды. Концерттан сон килгән кунакларбызга дискәтүк оештырылды, дип хәбәр итте клуб мөдире Зөһрә Бахметова.

Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.

Гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. “Бала күңеле – ак кәгазь, нәрсә язсаң, шуны укырсың”, - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Туганчы һәм туганнан соң да ана бала күңеленә матур сүзләр генә яза.

 

Күрше Балтач районыннан кунаклар булып китте. Өлкәннәр өчен музейда киңәйтелгән экскурсия оештырылды, дип хәбәр иттеләр музей хезмәткәрләре.

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, районыбызда айлык игълан ителде. Аның кысаларында белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы тематик әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, төрле уеннар, социологик сораштырулар, акцияләр үткәрү, мәдәният йортларында тематик дискотекалар оештыру һәм башка чаралар үткәрү планлаштырыла.

 

 

 

Лубян урман-техник көллиятендә “Студентлар көзе – 2016” фестивале узды. “Вокал”, “Нәфис сүз”, “Бию”, “Музыка уен коралларында уйнау” номинацияләрендә җиңү яулаучыларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

“Авыл перспективасы” проекты кысаларында Казанның “Идел” яшьләр үзәге базасында волонтерлар өчен яшьләр-белем бирү форумы узды. Чарада “Кукмара-волонтер” үзәге координаторы Адилә Саләмова, волонтерлар Ислам Шәфигуллин, Миләүшә Бариева һәм Искәндәр Хөснетдиновлар катнашты.

Корыган агачлардан чистартудан тыш, зиратка тимер капка ясалды, баганалык ташлар алып кайтылды, ак сеткалар, тимер тоташтыргычлар сатып алынды, озынлыгы 600 метрдан артык профнастил койма тотылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International