Пычак авылы китапханәчесе мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен “Хайваннар – мультфильм геройлары” дип аталган чара үткәрде.
Пычак авылы китапханәсендә кече яшьтәге балалар белән түбәндәге интерактив уеннар уйнатылды: “Голубая чаша” викторина, “Литературная игра 8 букв”. Кино елы уңаеннан балалар мультфильм карадылар.
Мәмәшир авылы китапханәчесе мәктәп каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән: “Мавыктыргыч икъдисад” исемле китапханә дәресе үткәрде.
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы тугызынчы утырышы 24 июньдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында үткәреләчәк.
17 июньдә "Нараткай" балалар сәламәтләндерү лагерендә куанычлы вакыйга булды - универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
17 июнь көнне Кукмара балалар китапханәсе мөдире Гатауллина Зөлфия Хабибрахман кызы Кукмара 4нче мәктәп лагеренда ял итүче балалар өчен “Әкияти Китап Дөньясы” исемле әдәби викторина үткәрде.
17 июль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә якташ язучыларының китабын тәкъдим итү турында “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы үтте.
16 июнь көнне балалар белән компьютордан “Голубая чаша” һәм “Литературная игра 8 букв” дигән уеннар уйналды. Кино елы уңаеннан мультфильм карадык. Соңыннан дискотека үткәрелде. 17 бала катнашты (2- 12 яшь).
Битлянгур авылында "Атам-анам биегән, Күңел ачкан биюдән" дип аталган балалар арасында бию конкурсы уздырылды. Катнашты 11 бала.