ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
15 июнь көнне Важашур авыл Советының балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе белән берлектә киңәйтелгән утырышы булды. Утырышка авыл Советы депутаталары, балалар бакчасы һәм кипатханә мөдире, фельдшер, мәктәп директоры һәм урынбасары, ата-аналар комитеты чакырылды. Социаль педагог Диләрә Мубаракшина «Профилактика безнадзорности и правонарушения среди несовершеннолетних» темасына чыгыш ясады.

«Сабантуй – 2015» милли бәйрәмендә халыкка районда яшәүче төрле милләтләрнең көнкүрешен чагылдырган этнографик күргәзмә тәкъдим ителде. Ул кунаклар һәм районыбыз халкы тарафыннан җылы кабул ителде.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Марат Әхмәтов вертолетта иген басуларының торышын караганнан соң, “Дружба” агрофирмасы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге рәисләре белән очрашты.
17 июнь көнне “Сөт иле” холдингының “Әсәнбаш”, “Лесной”, “Дружба” филиалларында республика семинары үтте.
Анда “Сөт иле” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең генераль директоры Минсәгыйрь Нуртдинов, ашлык ресурсларын эшкәртү департаменты җитәкчсе Рафил Ибраһимов, генераль директор урынбасарлары, ширкәтнең республикадагы башка филиалларының генераль директорлары, ветеринария табиблары катнашты.
17 июнь көнне “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә шашка ярышлары үткәрелде. Ярышларда дәвалану курсы узучы балалар катнаштылар. Балалар яхшы кәеф, энергия алдылар. Җиңүчеләр сувенерлар белән бүләкләнде.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
17 июнь көнне балалар китапханәсенең уку залында “Әкияттә кунакта” дип аталган уен-виктоина үтте. Әлеге чарада Зур Кукмара авылы мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар катнашты.
Кукмара муниципаль районы Советының 12.06.2015 №23 карары нигезендә Кукмара киез итек комбинаты генераль директоры Ахметшин Шамиль Мирхайдар улына “Кукмара муниципаль районының почетлы гражданины” исеме бирелде.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
12 июня в с. Туембаш открылась новая мечеть, построенная на средства спонсоров. На торжественном мероприятии принял участие руководитель района Сергей Димитриев, спонсоры и гости.
“Кукмара” агрофирмасында да бу мөһим эш оешкан төстә башланып китте.

-Күпьеллык үлән басулары 1126 гектар мәйдан били. Ун көн элек үләннәрне чабуга керештек. Бер “Полесье”, бер ЕС-1 комбайннары көненә 100 гектарда үләннәрне теземнәргә сала. Дамир Газизуллин кипшерә башлаган теземнәрне әйләндергәч, биш пресслагыч печәнне рулоннарга төрә. Быел 1050 тонна печән хәзерләргә тиешбез, - ди агрофирманың баш агрономы Илназ Галәветдинов.

12-13 июнь – бәйрәм көннәрендә дә кырда булганнар механизаторлар. “Көннәр аяз торса, без иртәдән кичкә кадәр эшләргә риза. Печән өсте елга бер генә була, - диделәр Мансур Хисмәтуллин белән Альфред Сафин.
Бүген районыбызда сөенечле вакыйга булды. Тантаналы төстә элеккеге “Гастроном” кибете каршындагы ял паркы ачылды. Аны “Строй-Гарант” һәм “Стройком” төзелеш оешмалары сафка бастырды. Бәйрәмдә район җитәкчесе Сергей Димитриев катнашты, бәйрәм белән котлады, төзүчеләргә үзенең рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International