ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Важашур авылы китапханәчесе Рәхимә Валеева урта һәм югары яшьтәге мәктәп балалары өчен “Әдәби сүз” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Әдәби кичәдә укучылар үзләренең җыр-моңга, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева мәрхәмәтлелек атнасы уңаеннан 3-5 сыйныф укучыларына “Сугыш урлаган балачак” исемле әңгәмә уздырды. Әлеге чараның максаты укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләрен уяту. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Кирәкми безгә сугыш” исеме астында рәсем конкурсы үткәрде.
23 нче апрельдә Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова мәрхәмәтлелек атнасы кысалары уңаеннан авыл халкына бушлай төрле язучыларның китапларын таратты, изге теләкләрен теләде.
Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова башлангыч сыйныф укучылары белән “Яхшы сүз җан азыгы” дигән әңгәмә үткәрде. Ягымлы сүзләр турындагы мәкальләр белән таныштырды.
23 нче апрельдә Село-Чура авылы китапханәчесе Лидия Азина 1 нче сыйныф укучылары өчен “Телебез-татлы, йөзебез якты булсын!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларны кешеләр белән дөрес итеп аралашырга, әхлаклы, инсафлы булырга өйрәтте.
23 нче апрельдә Тырыш авыыл китапханәчесе Рузилә Тухбатуллина мәктәп яшендәге балаларны сугыш чоры кешесе Флера апа Гиниятуллина белән очрашуга чакырды. Максат: укучыларда сугыш чоры балаларының тормыш-яшәешен күзалларга булышу.
23 нче апрельдә Вахит авылы китапханәчесе Ландыш Рахимуллина 1-4 нче сыйныфлар өчен “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру, яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү.
23 нче апрельдә Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова 1-7 сыйныфлар өчен “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга яхшылык һәм явызлык турында мәгълүмат бирелде.
Кәркәүч авылы китапханәчесе Энҗе Хабибрахманова “Аккош” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Татлы сүз –җан эретә” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар китаплар белән таныштылар, яхшы сүзләр турында киң мәгълүмат алдылар.
Балыклы авылы китапханәчесе Сәлимә Каюмова “Мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында 5-6 сыйныфлар өчен “Игелекле сүзләр” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Укучылар китаплар белән таныштылар, игелекле сүзләр кергән шигырьләр укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International