ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
23 нче апрель көнне Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина балалар бакчасында “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Балаларга ягымлы сүзләр әйтергә өйрәткән китаплар тәкьдим ителде, шигырьләр, әкиятләр укылды.
23 апрель көнне Туембаш авылы китапханәчесе Фәнүзә Баһаманова башлангыч сыйныфлар укучылары белән “Яхшы сүзләр” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Бу чара: “Бер-береңә мәрхәмәтле булу, ярдәм итү кебек сыйфатлар һәр кешегә хас булсын иде”,- дигән девиз астында үтте.
23 апрель көнне Каенсар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучыларына “Әдәпле булу серләре”, “Тәмле сүз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар әдәплелек төшенчәсе турында мәгълүмат алдылар, китаплар белән таныштылар.
23 апрель көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева 1 нче сыйныф укучылары өчен “Мәрхәмәтле сүзләр” көне уңаеннан “Тылсымлы сүзләр” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар Фәнис Яруллинның “Хикмәтле сүз” шигыре белән таныштылар, мәкальләр укыдылар, уеннар уйнадылар.
27 апрель көнне крәшен халык фольклор ансамбле “Карендәшләр” һәм район мәдәният үзешчәннәре Халидә Николаева һәм Альфинур Юнусова Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарада канаштылар.
23 апрель көнне Чуллы авылы китапханәчесе Венера Хаҗиева башлангыч сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артында “Яхшы сүз-җан азыгы” дип исемләнгән темага сөйләшү үткәрде. Китапханәче балаларны бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга, өлкәннәр һәм кечкенәләр белән ягымлы итеп сөйләшергә, тәрбияле булырга өйрәтте.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
“Мәрхәмәтле Татарстан” таналыгы кысаларында 26 апрель көнне “Олимп” Боз сараенда 2000-2001 елгы малайлар арасында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү Кубогы” хоккей турниры үткәрелде. Әлеге ярышларда “Орион” (Кукмара), “Тимерхан” (Саба), “Серебряные волки” (Алабуга) командалары катнашты. Ярышның спонсоры “Орион” командасы ата-аналары булды. Беренче урында “Тимерхан”, икенче урында “Орион”, өченче урында “Серебряные волки” командалары калды.
Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләре катнашында Гала концерт узды. Татарстан республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов, район башлыклары катнашында узган чарада кукмаралылар да чыгыш ясады.
26 апрель көнне Лубян урман-техник көллиятендә Туган тел көненә багышлап чара үтте. Класс сәгатьләрендә гаилә кыйммәтләрен саклау, изге мөнәсәбәтләрне кадерләү турында сүз барды.


24
апрель, 2015 ел
җомга
“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында Кукмара –Волонтер оешмасы волонтерлары акция турында буклетлар әзерләп, листовкалар таратып, халыкны изге эшләргә өндәп йөрделәр. Шулай ук, волонтерлар “Китап дуслары” дип исемләнгән акция уздырдылар, үзәк кипатханәсе хезмәткәрләренә булыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International