ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Россия Пенсия фондының район идарәсе Ленин урамының 7нче йортына – элеккеге “Юбилейный” кинотеатрының реконструкция ясалган бинасына күчте. Эш сәгатьләре шул ук, дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Кукмара халык театрының Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Бәйләнчек” спектакленең премьерасы булды. Сатирик комедия жанрындагы ике акттан тора бу спектакль халык тарафыннан бик җылы кабул ителде.

20
декабрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президентының “Республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелү турындагы” 1186 номерлы махсус Указы нигезендә Кукмарада пиротехник эшләнмәләр куллану урыны итеп поселокның Гафиятуллин урамы, 20 йорт адресындагы мәйдан билгеләнде.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Айрат Богданов белән очрашу булды.
19 декабрь көнне Кукмара №3 урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында табигый фәннәр укытучыларының районара семинары булды.
Инвалидлар Декадасы уңаеннан “Зилант” спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Спорт равных возможностей» дип аталган чара узды.
Тренер Бадертдинов Марс Ильсуровичның шәкертләре Кстово шәһәрендә 1996-1998 елгы егетләр арасында самбо буенча узган Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнаштылар.
17 нче декабрь көнне Янил авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Табигать-шифасы» исеме астында бәйрәм үткәрелде. Барлыгы 17 бала катнашты.





Кукмара №6 “Салават күпере” балалар бакчасында “Уку-укыту поцессына федераль дәүләт таләпләре кертелгән шартларда балаларның танып белү активлыгын үстерү” дип аталган районкүләм семинар-практикум үтте.
Кукмара №1 балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктаж үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International