ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең VIII съезды булды. Анда Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин, җирлек башлыклары катнашты. Түбән Рус җирлеге башлыгы Гарифуллина Гөлсинә "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше" өчен медаль белән бүләкләнде.
Бүген Ч.Т. Айтматов исемендәге Гимназиядә физика буенча Рафкат Хайруллин исемендәге олимпиада үтте. Анда 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Гимназия коллективы Рафкат Хайруллинны искә алды.
Кыш җиттеме, күңел ниндидер могҗиза көтә башлый. Бу, мөгаен, балачактан калган гадәттер инде. Сабый чакта да бит Яңа елда Кыш бабайның килүен түземсезләнеп көтә идек. Бераз курка идек тә бугай әле. Бүләк тулы капчыкларын күрүгә, әле дә ирексездән елмаясы, сөенәсе килә...

Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында републикада 23 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр “Игътибар – балалар!” акциясе бара.
Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла.
Кукмара 1нче гимназиясендә Зур Кукмараның танылган волейболчысы Рамил Нуриев истәлегенә ветераннар командалары арасында волейбол ярышы үтте. Финалда поселокның ветераннар командасы (капитаны Ясәви Гәрәев) үзәк дәваханә командасын 2:0 исәбенә җиңеп чемпион булды.
Район мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында “Юлларда гомерләрне сакла!” дигән иншалар-мөрәҗәгатьләр бәйгесе узган иде. Конкурсны район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, “Татарстан республикасында юл хәрәкәте иминлеге дирекциясе” дәүләт казна учреждениесенең Кукмара филиалы, мәгълүмати-методик үзәк һәм “Хезмәт даны” газетасы уздырды.

4 январь көнне "Олимп" боз сараенда 1999 елда туган һәм яшьрәкләр арасында шайбалы хоккей буенча турнир булачак.

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанда старт алган Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Районның барлык мәктәпләрендә “Чисталык дәресе” дигән табигатьне саклау – экологик белем бирү акциясе узды.

23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Республикада “Полиция Кыш бабае” пиар-акциясе бара. Акция барышында районыбызның полиция хезмәткәрләре тарафыннан тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган балигъ булмаган балаларны ачыклау максатында рейдлар уздырыла, шулай ук полиция хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән Яңа ел бүләкләре дә тапшырыла. Акция 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Россия ислам институтында Ачык ишекләр көне узды. Анда чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук Россия ислам институтында дини һәм дөньяви белем алырга теләүчеләр чакырылган иде. Ачык ишекләр көнендә кукмаралылар да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International