"Тәрәзәдәге бакча" акциясе
Лубян урта мәктәбендә беренчеләрдән булып батарея җыю буенча «батарейка бир-конфет ал»социаль – экологик акциясе оештырылды.
Кошлар көне: канатлы дусларыбызны яклыйк!
Авыл Чура урта мәктәбенең 7 класс укучылары технология укытучысы Азин Р.Р. җитәкчелегендә сыерчык оялары ясау акциясендә катнаштылар.
1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә
Иске Юмьино авыл китапханәсендә "Кошлар-кече дуслар"экологик чарасында яшь табигать сөючеләр өчен ишекләр ачылды
«Хәерле шимбә» «кысаларында» кече туганнарыбыз активлыгы
КУЭ субъекты хезмәткәренең квалификациясен күтәрүгә яисә яңадан әзерләүгә заявкалар кабул итү дәвам итә
4 апрель көнне Үзәк китапханәдә үзәк һәм авыл китапханәләре хезмәткәрләре өчен "чыгыш ясау сәнгате, фикерне дөрес тапшыру, текстны язу тәртибе, сөйләм үзенчәлекләре, авазларны дөрес яңгырату һәм кешеләр алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелекне бетерү серләре турында"лекция булды. Катнашучылар алдында Казан дәүләт дәүләт кинематография институтының театр иҗаты кафедрасы доценты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зарипов Азат Әнәс улы чыгыш ясады.
Азат Әнәс улы уңышлы чыгышының серләрен ачты, текстның төгәл структурасы һәм мәгълүматны аудиториягә җиткерә белүнең мөһимлеген ассызыклады. Тавыш белән эшләүгә аерым игътибар бирелде: инор фикеренчә, сөйләмне кабул итүдә интонация, тембр һәм дикция төп рольне уйный.
Китапханә хезмәткәрләре фикер алышуда актив катнаштылар, халык алдында куркуны җиңү һәм тыңлаучыларның игътибарын саклап калу ысуллары турында сораулар бирделәр. Зарипов шәхси тәҗрибәсенә нигезләнгән практик киңәшләре белән уртаклашты, үз – үзеңә ышаныч һәм ихласлык-ораторның төп инструментлары икәнлеген ассызыклады. Лекция мускулларның киеренкелеген киметү күнегүләре һәм релаксация техникасы белән тәмамланды, алар китапханәчеләргә чыгышлар вакытында үзләрен уңайлырак хис итәргә ярдәм итәчәк.