10 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова «Яраткан китабымның мавыктыргыч битләре» дигән конкурс-уен программасы уздырды. Балалар төрле конкурсларда актив катнашты, әкият персонажларын таныды, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.
9 декабрьдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 7Б сыйныфы укучылары өчен китапханәче Асанова Алевтина Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Балачактан коррупциясез» дигән танып белү сәгате үткәрде. Балалар «коррупция» төшенчәсе белән һәм коррупция күренешләре формалары, аның нәтиҗәләре белән таныштылар. Балалар коррупциянең зарарлы булуын чагылдырган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Әкият мисалларында балалар коррупциянең куркыныч булуын аңладылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
10 декабрь көнне, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, китапханәче Гарипова Л.Д., 4 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары өчен, «Кукмара шәһәре: исемнәр, вакыйгалар, фактлар» дип исемләнгән туган якны өйрәнү кичәсе үткәрде.
9 декабрь көнне, Ч.Т. Айтматов исемендәге №1 гимназияның 8 «б» сыйныф укучылары өчен, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова «Вөҗдан һәм намус белән яшәргә» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар бу календарь датаның тарихы, барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеш турында белделәр, коррупциянең сәбәпләре һәм формалары белән таныштылар, «Коррупция» исемле видеоролик карадылар.
Татарстан Республикасы Рәисенең 05.09.2024 No298 күрсәтмәсе нигезендә» челтәр компаниясе " АҖ Татарстан Республикасында система барлыкка китерүче территориаль челтәр оешмасы итеп билгеләнде.
ХАЛЫКАРА КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ КӨНЕ
2024 елның 6 декабрендә Кукмара шәһәренең «Акулы» һәм Чистай шәһәренең «Черные Пантеры» командалары арасында 2009 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
6 нчы декабрь көнне үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы һәм балалар китапханәсе китапханәчесе Гарифуллина Рәмзия Альберт кызы, Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназияның урта һәм югары сыйныф укучылары өчен, дөньякүләм танылган язучы, республикабыз өчен генә түгел, районыбыз өчен дә горурлык булган язучы Чыңгыз Айтматов һәм аның әнисе Нәгыймә ханым тырында “Аның язмышы - халык язмышы” дигән әдәби кичә үткәрделәр.
Кичә барышында китапханәчеләр укучыларны Ч.Айтматовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Язучының әнисе, тамырлары белән безнең районнан булган Нәгыймә ханым турында бай, эчтәлекле мәгълүмат җиткерделәр. Кичә гимназия укучылары башкаруында әниләр турындагы матур җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Шулай ук язучы, аның иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде.