Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы турында кисәтү.
Эковесна 2024
Эковесна 2024
Эковесна 2024
Эковесна 2024
Эковесна 2024
Эковесна 2024
Эковесна 2024
17 апрельдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д., 4 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен, «Халык ырымнары һәм ышанулары» исемле танып белү сәгате үткәрде.
17 апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен гаилә елына багышланган “Язучылар иҗатында гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еники, күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллин иҗатлары белән таныштылар. Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясеннән өзекләр тыңладылар. Якташ шагыйрә, “Бербөтен сөю” китабының авторы Марзия Мухина иҗаты белән дә таныштылар. Биредә ял итүче Гайфетдинова Фәйрүзә, шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың “Гаилә учагының җылысы” дигән шигырен укып үтте. Чара ахырында ял итүчеләр бик теләп “Бездә шулай, ә сездә ничек” дигән күңелле уенда катнаштылар.