Әдәби сәгать “Язучылар иҗатында гаилә кыйммәтләре”

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

17 апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен гаилә елына багышланган “Язучылар иҗатында гаилә кыйммәтләре”  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еники, күренекле шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Яруллин иҗатлары белән таныштылар. Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясеннән өзекләр тыңладылар. Якташ шагыйрә, “Бербөтен сөю” китабының авторы Марзия Мухина иҗаты белән дә таныштылар. Биредә ял итүче Гайфетдинова Фәйрүзә, шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың “Гаилә учагының җылысы” дигән шигырен укып үтте. Чара ахырында ял итүчеләр бик теләп “Бездә шулай, ә сездә ничек” дигән күңелле уенда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International