ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 20-22 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә СССР чемпионы Розалин Бакиев призына чаңгы узышлары буенча ачык республика ярышлары узды, анда безнең тәрбияләнүчеләр катнашты.

2023 елның 22 һәм 23 декабрендә 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчлары Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Новоспасское бистәсенең «Олимп» командалары арасында узды.


24
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү


23
декабрь, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


22
декабрь, 2023 ел
җомга
22 декабрьнең көндез, төнлә һәм 23 декабрь иртәсендә Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә томан көтелә. 23 декабрьдә төнлә һәм көндез юлларда көчле боз көтелә.

22 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Үзәк китапханәдә укучылар өчен чыршы уенчыкларын буяу буенча «Чыршы шарлары бизәү» дигән мастер-класс үткәрелде. Чара башында китапханәче чыршы уенчыклары барлыкка килү тарихын, классик һәм заманча буяу техникасы турында сөйләде, аннары балаларга үзләренә ошаган стильдә уенчык ясарга тәкъдим ителде.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Чыңгыз Айтматов" Бөтенроссия фәнни Айтматов укуларының пленар утырышында китап күргәзмәсе  белән катнаштылар:

 

21 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Үзәк катапханәдә, “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен, “Сөембикә”нең юбилеена багышланган “Сөембикә”журналына 110 ел” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте. Чара барышында килгән кунаклар “Сөембикә”, “Азат хатын” төркемнәренә бүленеп  кызыклы биремнәр үтәделәр. Якташ шагыйрә ,”Көзге ташу” китабының авторы Розалия Яппарова шигырьләрен укыды. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова башкаруында моңлы җырлар  яңгырады. Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте.

 


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе
Болытлы. Яңгыр һәм уртача явым-төшем. Төнлә һәм иртән урыннарда томан һәм боз бар. Көньяк-көнбатыш җиле 7-12 м / с, урыннарда 15-17 м / с га кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -1 .. + 2˚. Көндез максималь һава температурасы +1 .. + 4˚. Roadsлларда бозлы шартлар бар, урыннарда авыр.

20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

19 декбрьдә, Пушкин картасы проекты кысаларында, А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицееның 8 «Б” сыйныф укучылары өчен, үзәк китапханә хезмәткәрләре  “Әдәби адашулар" исемле танып белү уены үткәрделәр.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International