7 июньдә «Пушкин-нон-стоп» республика акциясе кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» реабилитация үзәгенә йөрүче балалар өчен Ләйсән Әхмәтова бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган «Пушкинда кунакда» дигән әдәби сәгате үткәрде. Ул балаларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Балалар әдәби викторинада актив катнашты. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Әхмәтҗановлар гаиләсе бүген үзләренең 60 еллык бриллиант туйларын билгеләп үтә.
Россия көне алдыннан, уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., «Милосердие» тернәкләндерү үзәге балалары өчен, «Россия – туган илем» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чара башында Гөлнара Фәритовна Россия көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Танып-белү уены барышында балалар Россиянең дәүләт символикасын, рәсми булмаган символларны (каен, матрешка, балалайка һ.б) күрсәттеләр. Соңыннан балалар «Россия, мәңгегә синең белән» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Россия тарихы буенча китаплар тәкъдим ителде.
6 июньдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «ТУТАКРРУТА» дип атала торган инглиз теле студиясенә йөрүче балалар кунакка килде. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия балалар өчен китапханә буйлап экскурсия һәм “Игелеклелек илендә” дигән танып - белү әңгәмәсе үткәрде. Ул балаларга мәрхәмәтлелек, әдәплелек, игелекле гамәлләр турында сөйләде. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, ягымлы сүзләрне, изгелек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
6 июнь көне һәр елны Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна, укучылар һәм шәһәр халкы өчен, китапханә территориясендә «Рус шигърияте кояшы» дигән күргәзмә әзерләде. Биредә шулай ук "Пушкинны укы", исемле акция үткәрелде. Әлеге акциядә өлкәннәр һәм балалар Пушкинның үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар
6 июньдә - бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә - С.В. Михалков исемендәге Үзәк балалар китапханәсе «Пушкин-нон-стоп» республика акциясендә катнашты. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия 3 нче мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен «Шигъриятнең даһи җырчысы» дигән әдәби сәгать уздырды. Ул балаларга шагыйрьнең балачагы, аның гаиләсе, шагыйрь иҗатында аерым урын алып торган кеше - бала караучы Арина Родионовна турында сөйләде. Балалар Пушкинның шигырьләрен кычкырып укыды, “Шәп тә соң бу әкиятләр!” дип аталган викторина сорауларына җавап бирде, шигырь юлларының нинди әкияттән булуын, иллюстрацияләрнең шагыйрьнең кайсы әсәрләрен чагылдыруын ачыклады. Акциядә катнашучы һәр укучыга рәхмәт хатлары тапшырылды.
6 июнь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, бөек татар җырчысы, ТАССР ның халык артисты Рәшит Ваһапов иҗатына багышланган “Татар музыкасының җәүһәре - Рәшит Ваһапов” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Китапханәче, компьютер презентациясе ярдәмендә, җырчының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фаттовның “Рәшит Ваһапов” дигән китабыннан өзекләр тыңладылар. Биредә дәваланучы Абдуллина Энҗе, җырчы Рәшит Ваһапов репертуарыннан “Умырзая” җырын башкарып, ял итүчеләрне моң дөньясына алып керде.
Реабилитация курсын үтүче балалар өчен «Балыкчы һәм балык турында әкият» курчак спектакле күрсәтелде. Спектакль бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көненә багышланган.
Бәйрәм Манзарас авыл жирлегенең Киндеркүл авылы территориясендә булачак.
Район Сабан туе 11 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә.
6 июнь көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Пушкин көненә багышланган бәйрәм узды. Чарада җыр, нәфис сүз һәм үзешчән рәссамнар арасында бәйге үткәрелде. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.