ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Эковесна - 2023

31 мартта, «Пушкин картасы» проекты кысаларында,  К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 8 а сыйныф укучылары өчен,   китапханәче Саттарова Л. Р. «Туган төбәгем: бүгенгесе, үткәне, киләчәге» исемле туган якны өйрәнү буенча интеллектуаль уен үткәрде.

Әлеге уен барышында укучылар ике командага бүленеп, туган төбәгебез Кукмара турында белемнәрен күрсәттеләр, көч сынаштылар. Уен барышында Кукмара турында викторинага җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Кукмараның төрле өлкәсенә караган конкурсларда бик актив катнаштылар. Уен барышында күп бал җыеп, җиңүче булган командага диплом, икенче командага грамота тапшырылды.

 

4 апрельдә уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф. «Милосердия» үзәгендә реабилитация үтүче яшүсмерләр өчен «Россия кошларын саклау» дигән әңгәмә үткәрде. Чарада балалар кошларның тормышы һәм күптөрлелеге, аларның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле, кошларны саклау проблемалары белән таныштылар.

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023 

Эковесна - 2023


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 1 апреленнән 2 апреленә кадәр  Б.Сабасында конькида фигуралы шуу буенча республика классификация ярышлары узды.

 

2023 елның 31 мартында 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды, ул физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе органнары оешуның 100 еллыгына һәм сугыштан соңгы чорда хоккей һәм футбол оештыручы Сергей Савин истәлегенә багышланды. 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә мобилизацияләнгән һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен Кайнар линия үткәрәчәк.

📢 Кайнар линия 3 апрельдә 13 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар буенча эшләячәк:
☎️ 8 (843) 558-74-18
📱 89196225956

Шулай ук 5 апрельдә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләрен кабул итү узачак.
кабул итү адресы: Казан шәһәре, Батурин ур., 7а йорт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International