10 мартта, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова, социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, «Язгы ассорти» исемле ял кичәсе үткәрде. Чара барышында барысы да күңелле конкурсларда катнаштылар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2023 елның 14 мартында 10.00 сәгатьтә узачак «нәрсә ул резервланган сумма, ничек эш итәргә» дигән темага вебинарга чакыра.
10 мартта, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Ч.Т. Айтматов гимназиясе укучылары өчен, китапханәче Саттарова Л.Р. "Эпоксидлы смоладан бизәкләр" исемле мастер-класс үткәрде. Мастер-класс барышында катнашучылар эпоксидлы смола белән эшләүнең теоретик нигезләре белән таныша алдылар, китаплар, бизәнү әйберләре ясарга өйрәнделәр.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров бүгенге бәйрәмгә югары бәя биреп, аны республика дәрәҗәсенә тиңләде.
8 мартта Поч-Кучук авыл мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Программада Илназ Гыйльметдинов, Ильяс Исламов, Ангелина Ирбулдина һәм "Кна вел" мари халык фольклор ансамбле катнашты.
2023 елның 13 мартыннан 22 мартына кадәрге чорда «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Саба филиалы Кукмара районындагы бүлекчә белгечләре тарафыннан «экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү юлы белән кулланучылар хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү» девизы астында «Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненең кайнар линиясе» үткәрелә.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырганнар.
7 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә, Халыкара хатын кызлар Көненә багышланган, "Татар кызы - 2023" район бәйгесенең финал туры узды.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә 8 Март-Халыкарахатын-кызлар көне уңаеннан чаралар циклы үткәрелде.