2022 елның 11 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе узачак.
Халык өчен мәгълүмат
2022 елның 6 ноябрендә ветераннар командалары арасында Халык бердәмлеге көненә багышланган традицион турнир узды.
2022 елның 2-4 ноябрендә Питрәч авылында 2013 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына турнирның беренче этабы узды
3 ноябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, уку залының китапханәчесе Сәлимова Т.Х. «Форпост» үзәге балалары өчен «Заман бәйләнеше-буыннар бәйләнеше» дигән тарих сәгате үткәрде.
2022 елның 3 ноябрендә тренер Николай Наумов хокук бозуларны профилактикалау максатыннан «Хокуклар һәм бурычлар дөньясына сәяхәт» темасына әңгәмә үткәрде.
3 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бердәмлектә – көч» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына кылган батырлыклары белән таныштырды. Чара видеоролик карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.
3 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 3нче мәктәп каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар кунакта булды. Китапханәче Нурия Гайнетдинова балаларга Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Халыклар дуслыгында – Россия бердәмлеге» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Балалар 1612 елгы вакыйгалар белән танышты, Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итү, Минин һәм Пожарский батырлыгы турында белде. Презентация күрсәтелде. Чара видеоролик карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.
3 ноябрь көнне көзге каникуллар көннәрендә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Купка авылының башлангыч мәктәбе укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Туган ягым» дип исемләнгән сәяхәт дәрес үткәрде. Ул презентация ярдәмендә Кукмара районының тарихы, аның истәлекле урыннары, экологик һәйкәлләре, хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләде. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.
2 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 3 нче мәктәпнең 4а сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Игелеклелек иле» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларга игелек һәм явызлык төшенчәләре, кешеләр өчен Игелекнең мөһимлеге турында сөйләде. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, игелек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, тормыштагы төрле хәлләр тәкъдим ителде. Чара в.Катаевның «Цветик - семицветик»китабы буенча мультфильм карау белән тәмамланды.