22 сентябрьдә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова, социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, «Көзнең дә үз матурлыгы»дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр кызыклы викториналарда, уеннарда актив катнаштылар, төрле конкурсларда үз көчләрен сынап карадылар: «Күп белүче», «Әдәби», «Көзге миниатюралар театры», «Көзге волейбол», «Яфрак». Кичә бик барысына да ошады һәм алар, яхшы кәеф белән киттеләр.
Бүген С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә опекага алынган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар кунакта булды. Алар китапханә, төрле хезмәт күрсәтү зоналары, китапханә куллану кагыйдәләре һәм китаплар белән танышты. Китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Әдәплелек иленә сәяхәт» дигән танып - белү уены үткәрде. Алар «Сәламләү аллеясы», «Игелекле гамәлләр», «Әдәплелек», «Игелеклелек» станцияләрендә булды. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, дуслык чәчәген җыйды, мультфильмнар карады. Чара ахырында опека бүлеге вәкиле балаларга бүләкләр тапшырды.
21 сентябрь көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г. Ф. «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Кара диңгез киңлекләре» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Гөлнара Фәрит кызы тыңлаучыларны Кара диңгезнең төрле табигый үзенчәлекләре, аның байлыклары һәм кешеләре белән таныштырды, Кара диңгезгә кагылышлы кызыклы фактлар китерде. Чара ахырында «Диңгез тормышы» дигән викторинасы үткәрелде.
2022 елның 16 сентябреннән 18 сентябренә кадәр Мирный бистәсендә узышчы чаңгычылар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге уздырылды. Тренерлар Илфар Сәлахов һәм Алексей Рамазановның шәкертләре чаңгыероллерда һәм кросста катнаштылар.
2022 елның 17 сентябрендә Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көне кысаларында тренер Таһир Нурмөхәммәтов «дару препаратларын куркынычсыз куллану»дигән темага әңгәмә үткәрде.
Ишегалды көне
Милек салымын түләргә онытмагыз
Биредә күчмә киңәшмә оештырылып, анда быел үткәрелгән Сабан туена нәтиҗә ясалды һәм 2023 елда планлаштырылачак милли бәйрәмгә хәзерлек мәсьәләләре каралды.
16 сентябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” клубының чираттагы утырышы булды. Әлеге утырыш Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланды. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы кунакларны Кәрим Тинчуринның катлаулы, вакыйгаларга бай тормыш юлы, бай иҗаты белән таныштырды. Шулай ук К.Тинчурин турында электрон презинтация, Татар энцеклопедиясе тарафыннан эшләнгән фильм күрсәтелде.
Утырыш ахырында якташ язучылар үзләренең җәйге хисләре, эшләгән эшләре белән уртаклаштылар, яңа иҗат иткән әсәрләрен укыдылар.
15 сентябрьдә район үзәк китапханәсендә, «Современница» хатын-кызлар клубының җәйге яллардан соң чираттагы очрашуы булды. Клуб җитәкчесе Пахомова В. Г. «Көзнең бәллүр чыңлавы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә әзерләде. Чарада көз турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, катнашучылар елның әлеге гүзәл вакытына багышланган төрле уеннарда, конкурсларда һәм викторинада катнаштылар, презентацияс карадылар.