26 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 5г сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Бөтендөнья диңгез көненә багышланган «Диңгез серләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Укучылар су асты дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт итте. Диңгез һәм океаннар турында кызыклы фактлар, мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышты, диңгез табышмакларын чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларны карау һәм «Тамчы» видеофильмын карау белән тәмамланды.
24 сентябрь район мәдәният йорты концерт төркеме Казан Агросәнәгать паркында Республика көзге ярминкәсе кысаларында мәдәни программада катнашты. Концертта "Баламишкин" гармунчылар халык ансамбле, "Кәрәндәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле, Зилә Зиннәтова, Зилә Мостафина, Әлфинур Юнусова, Фирдәүсә Галимова, Илназ Гыйльметдинов, Ильяс Исламов катнашты. Концерт программасын Рамил Сәләхетдинов алып барды.
19 сентябрьдә «Татнефть» БФ грант ярдәме кысаларында “Кукмара муниципаль районында музыка белән шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен “Музыкаль терапия - җәйге музыка дәресләре” проекты, “Милосердие” реабилитация үзәгенә йорүче балалар hәм аларның әти – әниләре, музыка мәктәбе укучылары өчен концерты булды.
Әлеге мастер-классның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен, кулларның вак моторикасын, сабырлыгын, пөхтәлеген үстерү.
Кукмара районының «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар өчен «Традицион булмаган рәсем алымнарын куллану» дигән темага мастер – класс уздырылган.
21 сентябрьдә район мәдәният йортында традицион "Сөмбелә" бәйрәме узды. Район мәдәният йорты фойесында бакчачыларның күргәзмәсе оештырылган иде, анда көзге уңыш продукциясе, йорт үсемлекләре һәм көзге чәчәк бәйләмнәре тәкъдим ителде. Сәхнәдә төрле номинацияләрдә катнашучыларны бүләкләү һәм зур бәйрәм концерты булды.
Кукмара районының «Инвожо» фольклор коллективы Россиянең иң яхшы паркларының берсе-«Сочи Парк» 🎡 уникаль аттракционлы күңел ачу комплексы, дельфиннар белән тамаша, бай уен программасы һәм җылы диңгез «UenFest»фестиваленең яшь җиңүчеләрен сөендерде.
17 сентябрьдә Кукмара шәһәрендә Нур Баян урамы 39 А, Ленин урамы 75, Чехов урамы 1,2,3 адресы буенча Псяк, Нырты һәм Уркушка авыл җирлекләренең үзешчән сәнгать осталары катнашында "Ишегалды көне" бәйрәмнәре оештырылды.
Концертлар акция кысаларында Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм йөзеннән узды.
2022 елның 22 сентябрендә медицина хезмәткәре Алена Иванова балалар арасында гигиена турында әңгәмә үткәрде.
2022 елның 25 сентябрендә Яңа ( Яр Чаллы) поселогында «Игелеклелек энергиясе» кубогына чаңгы роллерлары буенча ярышлар узды. Чыгыш нәтиҗәләре буенча Динә Ситдыйкова -1 урын, Дилә Ситдыйкова -6 урын, Алинә Герасимова -7 урын (2010-2011 елгы кызлар), Таһир Шәфигуллин-4 урын, Ислам Төхтәров-14 урын (2010-2011 елгы егетләр), Денис Донских-5 урын, Нияз Хөснетдинов-10 урын (егетләр 2008-09 елларда туган.).