ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2022 ел
сишәмбе

24 май көнне Кукмара районының бер төркем мәдәният хезмәткәрләре, Казан шәһәрендә Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе  Айдар Фәйзрәхманов тарафыннан оештырылган мастер-классларда катнаштылар һәм фольклор ансамбленең концерт программасын карадылар.

24 май көнне район мәдәният йортында Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концерт программасында популяр рус халык һәм эстрада җырлары яңгырады. Концерт программасын «Калинка» рус халык җыр ансамбле, «ЭВВА» триосы һәм аерым башкаручылар үз чыгышлары белән баетты. Чарада Кукмара шәһәренең дүртенче номерлы  урта мәктәбе укучылары белән төрле бәйгеләр һәм викториналар үткәрелде.

2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.
 

2022 елның 23 маеннан  10 июненэ кадэр  Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы  территориаль   булеге,  балалар  ялын оештыру     буенча   «кайнар линия» үткәрә. Кукмара районында  яшәүчеләрнең сорауларына  территориаль бүлек белгечләре 2-72-05 или 2-81-08  телефоннары аша җавап бирәчәклэр.

...Әтисе Федорның сугыштан кайткан көненә инде 77 ел вакыт үтсә дә, бүгенгедәй хәтерендә аның. 1945 елның ноябрь ае. Өйләренә якын гына булган мәктәпнең икенче сыйныфында дәрес бара. Шулчак укытучы сөйләгәнен бүлеп, ишек шакыйлар.  «Әлинкә, әтиең сугыштан кайткан икән бит, әнә туганың шуны әйтергә килгән, бар, өеңә кайт, яме», - ди укытучы апасы, аңа елмаеп. 


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

Кукмара өченче мәктәбен – 63, ә Нырья мәктәбен 110 миллион сумга тулысынча төзекләндерергә һәм җиһазландырырга планлаштыралар.

23 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 3нче мәктәпнең 3в сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова китапханә белән таныштырды һәм «Табигать-синең йортың һәм син анда яшисең» дип исемләнгән экологик уен үткәрде. Балалар табигать, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында төрле сорауларга җавап бирде, үзләренең белемнәрен тикшерде, табышмакларга җавап бирде, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Чара китапларга күзәтү һәм табигать турында видеоклип карау белән тәмамланды.

 

Үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова В.Г. А. М. Булатов исемендәге күппрофильле  лицейның  өлкән сыйныф укучылары өчен «Безнең сайлау хокукы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә сайлау хокукының тарихы һәм хәзерге Россиядә сайлау процессы турында китаплар урын алды. Күргәзмә белән танышканнан соң, укучылар сайлауларның нәрсә һәм сайлауларда катнашу ни өчен мөһим икәнлеген ачыкладылар, шулай ук яшь сайлаучылар үз сайлау  хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар.

Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Башкарма комитет хезмәткәрләре, авыл халкының йорт яны территорияләренең санитар торышын саклау һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны булдырмау буенча профилактик эш алып бару максатыннан, Лубян авыл җирлегенә бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International