Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
"Эковесна-2022"
Бөек Җиңү көне алдыннан Үзәк китапханәдә «Һәр укучыга – Георгий тасмасы»дигән патриотик акция уза. Бу көннәрдә китапханәгә йөрүчеләргә ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы - Георгий тасмасы тапшырыла
"Экояз- 2022"
"Эковесна - 2022"
"Эковесна 2022" экологик икеайлык кысаларында "Нәрсә, кайда, кайчан" уены
"ЭКОяз - 2022"
«Эковесна 2022»
28 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Халыклар китаплар белән дус” проекты кысаларында, “Салават күпере” милләтара клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Нурия Гайнетдинова Югары Күзмес, Балды Кнә авылы китапханәчеләре Валентина Тухтарова һәм Айна Павлова белән бергәлектә балалар өчен “Мәрҗәнне диңгез төбеннән, ә зирәклекне халыктан эзлә” дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде. Чарада 3 нче мәктәп каршындагы “Туган якның этник чикләре” түгәрәге әгъзалары катнашты. Китапханәчеләр презентация ярдәмендә удмурт теленең бөеклеге һәм байлыгы турында, аның хәтере, тарихы һәм рухи куәте турында сөйләде, удмурт язучыларының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шигырьләр сөйләде, удмурт халык уеннарын уйнап күрсәтте, табышмакларга җавап бирде, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде, удмурт халык җырларын башкарды, “Алтын балык”, “Көмеш тәңкә” халык уеннарында катнашты. Барлык катнашучыларга буклетлар таратылды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында боз сарае хезмәткәрләренә, тәрбияләнүчеләренә һәм шәһәр халкына георгий тасмалары таратылды.