Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында боз сарае хезмәткәрләренә, тәрбияләнүчеләренә һәм шәһәр халкына георгий тасмалары таратылды.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Түбән Өскебаш авыл мәдәният йортында 28 апрель көнне Зур Сәрдек жирлеге мәдәният йорты хезмәткэрләре катнашында "Буыннан - буынга кучкән мирасыбыз" проекты кысаларында зур чара булып утте.Программада: милли уеннар, күргәзмә, мастер-класс һәм концерт-тамаша.
2022 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 36 ел тулды. Техноген катастрофаны ликвидацияләүчеләр югары радиация зонасында булганда ил алдында зур җаваплылык тойдылар. Тормыш һәм сәламәтлекне куркыныч астына куеп, алар алдына куелган бурычларны үтәделәр, атом станциясендә эшләделәр.
Бүген Манзарас авылы балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар С. В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Фирдания Закирова балалар өчен «Китапханәдә кунакта» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китап дөньясына сәяхәт итте, «китап йорты» ның иң зур серләрен белде: китапханәдә кем эшли, нинди китаплар бар, нәрсә ул «абонемент», «уку залы», «формуляр», «китап күргәзмәсе», китапханә һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре белән танышты, балалар китаплар һәм журналлар карады
Трыш авылы китапханәчесе 3-4 сыйныф укучыларын Йолдыз Шәрәпованың тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды. Мәктәп укучылары язучының шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды, әсәрләреннән өзекләр күрсәтте.
Әсән-Елга модель авылы китапханәсендә Җир көненә өлкән сыйныф укучылары өчен “Җир бездә бер ялгызы” дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе узды. Әңгәмә барышында китапханәче Халыкара Җир көне тарихы, аның күпьеллык традицияләре, дөнья Колоколы, әлеге бәйрәм символы турында сөйләде. Балалар халыкара табигатьне саклау чаралары календаре турында, Россиядә "Җир көне" экология фестивален уздыру турында белделәр, бу көнне башка илләрдә билгеләп үтүләренчә.
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе 1 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган “Күңелле интернет” уены-сәяхәте үткәрде. Балалар “Исәпләү техникасы дөньясында” дигән китап күргәзмәсендә әдәбият белән таныштылар. Китапханәче төрле зарарлы мәгълүмат төрләре турында сөйләде: нәрсә ул спам, вируслар; интернет-мошенниклар челтәренә ничек эләкмәү турында кызыксынып тыңладылар. Балаларга челтәрдә әдәпле аралашуның һәм үз-үзеңне тотышның элементар кагыйдәләре, чит кешеләрнең шәхси мәгълүматлары белән сакчыл мөгамәлә турында искә төшерде.
27 апрель көнне “Язгы мәрхәмәтлек атнасы” кысаларында Зур Кукмара җирлеге үзешчәннәре Лесхоз авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат- йортында хәйрия концерты белән булып кайттылыр. Әлеге йортта тәрбияләнүче өлкәннәргә моң-җырларын, матур, изге теләкләрен бүләк иттеләр, саулык- сәламәтлек теләп күчтәнәчләр тапшырдылар. Әлеге очрашудан өлкәннәр бик канәгать калдылар. Кабат очрашулар насыйп булсын дип саубуллаштылар.
#ВесенняяНеделяДобра
#ДобрыйТатарстан
#ТвориДобро
#ЧистыйДом
27 апрель көнне Манзарас авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган “Балачакка йөгерәм” дигән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Конкурста Киндеркүл балалар бакчасының кечкенә төркемнәре балалары Манзарас балалар бакчасының төрле яшьтәге төркемнәре, Арпаяз балалары катнашты. Аннары балалар Тукай әсәрләре буенча үз рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Балаларның рәсемнәре хисләр, илһам белән башкарылды. Балалар үзләренең яраткан әкият геройларын яратып сурәтләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри яшь категорияләре буенча нәтиҗәләр ясады. Манзарас авыл китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.