ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

3 нче март көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен, “Яз- сылукай килә ! ” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр  шагыйрә К.Булатова, шагыйрь Т.Шәмсуаров, Р.Сәлах, якташ язучылар Р.Яппарова,М.Мәрдәнова,Г.Галиева, И.Шакировларның язга багышланган шигырьләрен тыңладылар, яз турындагы җырларны бергәләп башкардылар. Язга багышланган  татар халык мәкальләре , сынамышлар белән таныштылар.

   

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә шәфкать туташы Гайнанова Дамира балалар белән  «Шәһси чисталык» темасына әңгәмә үткәрде.

2022 елның 28 февраленнән 3 мартына кадәр Башкортостан Республикасының Белорецк шәһәрендә тау чаңгысы спорты буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда  «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр  Наумова Лариса һәм Комарова Алена катнашты.

2 март көнне «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә, дәваланучы балалар өчен, китапханәнең уку залы китапханәчесе Загидуллина Г.Ф., Бөтендөнья песиләр көненә багышланган: «Күңелле котовасия», дип исемләнгән компьютер презентация ярдәмендә экологик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар мәче һәм кешенең мөнәсәбәтләре барлыкка килү тарихы, мәчеләр токымнары турында яңа мәгълүмәт алдылар. Чара ахырында зур кызыксыну белән викторинада катнаштылар.

 

3 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы утырышы узды. Китапханәче Гөлфия Хафизова «Мәчеләр һәм песиләр турында» танып-белү уен программасы үткәрде. Балалар песи тормышындагы кызыклы фактлар белән танышты, презентация карады, китаплар белән танышты, конкурсларда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара мультфильм һәм видеоклип карау белән тәмамланды.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

3 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова «Этика турында мавыктыргыч» уен программасы үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларны этикетның төп кагыйдәләре белән таныштырды: дөрес итеп сәламләргә, өстәл артында, театрда, китапханәдә, җәмәгать транспортында үзеңне ничек тотарга. Балалар викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

Мартның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып укулар көне үткәрелә. 2 март көнне, яшьләр арасында рус телен, сөйләм һәм уку мәдәниятен алга этәрү буенча "Чистое слово. Чистая речь» проекты кысаларында, шәһәр яшьләре өчен «Читаем вместе, читаем вслух»"акциясе үткәрелде. Көн дәвамында китапханә кунаклары үзләренең яраткан китапларыннан зур булмаган хикәяләр һәм өзекләр укыдылар

Россиянең Көньягында аэропортлар эшен вакытлыча туктатып тору белән бәйле вәзгыятькә бәйле рәвештә, Россия Транспорт министрлыгының оператив штабы һәм Роспотребнадзор игътибар юнәлтә.

2022 елның 2 мартында "Форпост" үзәге белгече Рәзилә Нуреева «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән «Ышаныч телефоны»дигән темага әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International