ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

24 ноябрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Янил урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары булдылар. Китапханәче Закирова Фирдания экскурсия һәм әниләр көненә багышланган “Әнием кадерлем” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Балалар презентация карады, бәйрәмнең тарихы белән танышты, төрле конкурсларда катнашты, әниләр турында шигырьләр укыды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

24 ноябрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Әкиятләр дөньясында» дип исемләнгән викторина үткәрде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

2021 елның 23 ноябрендә Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган акция кысаларында  психиатр-нарколог Сабирҗанов Р.М. «ВИЧны бергә туктатыйк» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 25.11.20021 елдан 03.12.20021 елга кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрүне оештыра. «Кайнар линия» телефоны: 8(843)2385368 1000 сәгатьтән 1700 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843) 2389854 телефоны буенча 1000-1600 сәгатькә кадәр.

2021 елның 25 ноябреннэн  3 декабренэ кадэр  Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында, Саба филиалынын ФБУЗ "ЦГиЭ в РТ(Татарстан)" Кукмара булегендэ ВИЧ-инфекциясен  булдырмау буенча «кайнар линия» үткәрелә. Кукмара районында  яшәүчеләрнең сорауларына территориаль бүлеге hэм Саба филиалынын ФБУЗ  белгечләре 2-72-05 или 2-81-08  телефоны буенча җавап бирәчәклэр. 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

24 ноябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залы китапханәчесе Загидуллина Г. Ф. «Милосердие " үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, «Дорогою добра» дип исемләнгән  яхшылык дәресе үткәрде.

23 ноябрь көнне Үзәк китапханәгә экскурсия белән  Мәчкәрә

урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килде

 

Татарстан Мәдәният министрлыгында конкурска йомгаклар ясалды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре акчалата бүләкләүләр алачак.

«Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә» номинациясендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Зур Кукмара авылы китапханәчесе җиңүче   (Хаҗиева Гөлнур Галиевна  100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды).

«Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре» номинациясендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Манзарас авылы китапханәчесе җиңүче (Сабирова Фирая Рифкать кызы 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды).

Хезмәттәшләребезне югары казанышлары белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!!

                                        

Әлеге объект “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы кысаларында “Авыл территорияләренең заманча йөзе” ведомство проекты буенча төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International