26 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә «Современница» хатын-кызлар клубының чираттагы очрашуы булып узды. Бу очрашу Яңа ел бәйрәмен каршы алуга багышланды. Катнашучылар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда актив катнашып, күңел ачтылар.
2025 елның 28 декабрендә Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм Апастан «Алтын Алка» 2008-2009 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Утырыш барышында көн тәртибендәге ике төп мәсьәлә каралды: Кукмара районында Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозуларның торышы, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының эш йомгаклары.
2025 елның 26-28 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә МСМК, СССР чемпионы Р.Бакиев призларына чаңгы ярышлары узды.
Утырыш Төхбәтуллин Марсил Габделфәрт улы рәислегендә узды. Эш барышында төп оештыру мәсьәләләре хәл ителде: комиссия рәисе урынбасары — Ходова И.В., сәркатибе — Габдуллина З. Ф. сайланды, шулай ук территориаль сайлау комиссиясе эшчәнлеге регламенты расланды.
2025 елның 25 декабрендә тренерлар Ләйсән Гобәйдуллина һәм Вячислав Сәйфетдинов үз куркынычсызлык чараларын үтәү буенча әңгәмә үткәрделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
25 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк катапханәдә “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен “Сөембикәгә сәяхәт.” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте. Чара барышында килгән кунаклар “Сөембикә”, “Азат хатын” төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. Килгән кунаклар шигырьләр сөйләделәр,ретро җырлар башкардылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнусова башкаруында моңлы җырлар яңгырады. Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй өстәле артында дәвам итте.