Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Myz Start Fest»Халыкара конкурсында катнаштылар. «Нәфис сүз» номинациясендә Корбангалиев Булат һәм Глухова Элина дуэты Гран При Дипломына ия булды. Хәбиров Самат һәм Миннегалиева Әлфинәнең дуэты шулай ук Гран При Дипломына ия булды.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Седунова Амалия «Россия чемпионаты» Халыкара конкурс - фестивалендә катнашты, анда Хабибуллина Д.Р. җитәкчелегендә 1 дәрәҗә Лауреат Дипломын яулады.
Бүген безнең кечкенә укучыларыбыз - Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 1б сыйныф укучылары балалар китапханәсенә экскурсиягә килде. Балалар китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге, китап күргәзмәләре, китаплар һәм журналлар белән танышты. Әкияти викторина сорауларына һәм табышмакларга җавап бирде. Чара ахырында уку өчен китаплар алдылар.
2 декабрь көнне балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 6б сыйныф укучылары өчен "Кайтмаганнар турында"дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Балаларга халыкның үлемсез батырлыгы, сугыштан кайтмаган солдатлар турында, Бөек Ватан сугышында солдатларның батырлыгына куелган һәйкәлләр һәм мемориаллар турында мәгълүмат бирелде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе
Парк «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча бирелгән грант акчаларына эшләнгән.
Кабул итүгә язылучылар район башлыгына һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатына үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларны бирделәр.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары
1. Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
2020 елның 2 декабренә
2020 елның 1 декабрь 18 сәгатьтән 2 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан,көньяктан секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -12..-14, аязган вакытта
кадәр -17.
Көндез максималь һава температурасы -10..-15˚.
Юлларда бозлавык.
30 ноябрь көнне Казан шәһәрендә «Этномириада» традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты Халыкара конкурс-фестивале узды. Конкурсның максаты - традицион мәдәниятне һәм халык сәнгатен саклау, торгызу һәм үстерү. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу конкурста актив катнашып югары нәтиҗәләргә ия булдылар:
Россиядә Әниләр көнен чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтә башладылар. Ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ана буллу белән хатын-кызда аның иң яхшы сыйфатлары уяна, ул мәрхәмәтлерәк, кайгыртучанрак була бара. Әни – безнең тормышыбызда иң мөһим кеше, ул яңа тормыш бирә торган кеше. Бәйрәм көнендә барлык балалар да әниләренә рәхмәт сүзен әйтәләр.