ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 ел ТАССР йөзьеллыгы елы дип игълан ителде. Бүген ТАССРның 100 еллыгы-ул бай тарихыбызны һәм уңышлы киләчәгебезне искә алу өчен сәбәп. ТАССР автономияле статус алган Республика була. Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы карары белән 1920 елның 27 маенда игълан ителә һәм Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы буларак, шул ук елның 25 июлендә оештырыла.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе һәм Баш ветеринария Идарәсе белән берлектә  югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

Татарстан Республикасы территориясендә кош гриппы буенча эпизоотик хәл начараюга бәйле рәвештә, сезне Татарстан Республикасында кош гриппы таралуга юл куймау буенча ветеринария законнары таләпләрен үтәүне тәэмин итүегезне сорыйбыз.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына үзләренең матди-техник базаларын үстерүгә грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсындаҗиңүчеләр турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 178 млн сумнан артык тәшкил итә, шуларның 58%ы — федераль бюджеттан, 42%ы республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

Хөрмәтле гражданнар! 23 октябрь төнлә һәм 24 октябрь иртән Татарстанда урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Татарстан» дип исемләнгән дәрес үткәрде.


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла. Агросәнәгать комплексының иң яхшы эшләүче 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган, Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы турында язылган “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары” дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан чыгарып алырга мөмкин.

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 октябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул сөт терлекчелегендә нәтиҗәле технологияләргә багышлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International