2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 21 октябрендә Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенеңгаилә һәм балаларга ярдәм бүлегенең белгечләре тарафыннан Таеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин белән очрашу оештырылды. Очрашу «Минем имин дөньям» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен «Аралашуда анлашу юлларын эзләу»темасына гаиләдә рәхимсез мөгамәләне кисәтүгә юнәлдерелгән иде.
Чишмәбаш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән,"Сәламәт тәндә ,сәламәт акыл!" дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үтте. Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә, әйләнә тирәдәге матурлыкны таный ала,тормыштан ямь таба, шаяра хыяллана.
Чишмабаш авылы китапханәчесендә урта сыйныф укучылары өчен "Татарстан - минем горурлыгым!" дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте. Күп кенә рәсемнәр якты хыял, фантазия очышы һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Үз рәсемнәрендә буяулар аша, балалар үзләренең кече Ватанын ничек күрүләрен күрсәттеләр. Конкурс кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
500 мең сумлык грант “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесендә җиңүчеләргә бирелә.
Метеорологик фараз
Зур Кукмара авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укчылары өчен “Ипи безнең байлыгыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Укучылар икмәкнең безнең өстәлгә килгәнче күпме юл узганлыгы, күпме кеше хезмәте кергәне турында белделәр.
Югары Күзмис авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен елның иң матур фасылына - көзгә багышланган “Алтын көз” бәйге-уен программасы үткәрде. Балалар “Листопад”, “Капелька”, “Көз”, “Рябина” кебек дүрт командага бүленеп, конкурсларда актив катнаштылар: “Илченең составы”, “Көзге табышмаклар”, “Уңыш җый”, “Шишкобол” һәм башкалар. Балалар көзгә, аның юмартлыгына һәм матурлыгына кагылышлы халык тәҗрибәләре турында белделәр. «Көз - искиткеч вакыт» дигән китап күргәзмәсе белән танышты.
21 октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында чираттагы бушлай вебинар узачак. Ул "Глонасс" системасын кертүгә багышлана. Уку барышында "Глонасс" системасын кертү буенча "Евротехнологияләр" компаниясенең әйдәп баручы белгече Илья Щулекин системаны гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүе, шулай ук ягулык-майлау материалларына чыгымнарны 20% ка кадәр киметү өчен GPS трекер куллану турында сөйлиячәк.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - Идарә) кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 26 октябреннән 9 ноябренә кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә.