Россия мәктәпләре 1 сентябрьдән гадәти режимда ачылачак. Россиянең барлык мәктәпләрендә җәйге каникуллардан соң укучыларның белемнәре тикшереләчәк.
Нараткай лагеренда "Muz.TV"
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Алдан су җыеп кую сорала. Ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, 27 июльдә сәгать 9.00дән 18.00гә кадәр Кукмараның “Көньяк” су зонасында су килү туктатылачак. Бу турыда “ВодоТехноСервис” җәмгыяте хәбәр итә. Алдан су җыеп кую сорала.
4 нче көн «Нараткай " лагеренда «Мәдәният көне» шигаре астында узды.
Кич белән " Нараткай.Live» - лагерь сменасын ачу тантанасы булды.
Важашур җирлегендә озак еллар дәвамында проблемалар күп булды: клуб, юл, балалар бакчасы юк иде. Һәм менә республика программасы ярдәмендә клуб төзелде, юллар салынды, балалар бакчасы ачылды.
Каен миллеге җыябыз, дип, биш-алты төп 10-12 сантиметр юанлыктагы яшь агачларны төпләреннән үк балта белән чабып, ботарлап бетергәннәр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде.
25 июль көнне Лубян авылында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган авыл яшьләре һәм яшүсмерләр җыелма командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә матч узды. Волейбол матчын оештыручы булып "АТЛАНТ"М(и) К) МБУ чыгыш ясады.Уен мәктәп спорт мәйданчыгы территориясендә узды, педагог Закиров М.и. җитәкчелегендә очрашу җылы, тату шартларда узды, һәркем күтәренке кәеф һәм күтәренке кәеф алды.