ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Республика районнары арасында бер сыердан тәүлеклеклек савым буенча 11 район лидер булып тора.

Бүген хәйриячелек өчен барлык ишекләр дә ачык, һәм  бары тик яхшы гамәлләр күбрәк эшләгән саен, дөньябыз яхшыра бара. Бигрәк тә изге Рамазан ае көннәрендә аз керемле гаиләләргә бүләкләр, мохтаҗларга ярдәм итү гадәткә кереп бара.

 



20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 20 майда, 2017 елда БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куелган Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Эш киңәшмәсе барышында Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов умартачыларны бәйрәм белән котлады. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек тармагын цифрлаштыру башланды. Татарстанның һәр районында алдынгы цифрлы технологияләр кертү өчен база хуҗалыклары билгеләнде. Бу хакта бүген барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган эшлекле киңәшмә барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.


16
май, 2020 ел
шимбә

    “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре “Арт-терапия “Күңел бизәкләре”  технологиясен тормышка ашыра башладылар.  Аның максаты- өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуын арттыра.   

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 159 млн. сумнан артык.

Унбишенче майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өч гаилә династиясен хөрмәтләделәр.

Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International